2026 елның 15 июненнән 20 июненә кадәр Казанда республикабызның мәдәни тормышындагы истәлекле вакыйгасы IX "Нәүрүз" халыкара театр-белем бирү фестиваль-форумы узачак. Гаризалар кабул итү 12 июньгә кадәр дәвам итә.
Форум кысаларында спектакльләр дә уйналачак. Хэдлайнерлар - Малайзия һәм Марокко театрлары.
Теркәлү һәм программа сайтта: https://kamalteatr.ru/projects/ix-mezhdunarodnyy-teatralno-obrazovatelnyy-festival-forum-nauruz-/
Форумда катнашучылар өчен актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, пластика, режиссура, курчак театры актеры һәм режиссеры сәнгате, сценография, менеджмент һәм PR, сәнгати сәхнә куелышы һәм театр тәнкыйте буенча мастер-класслар узачак.
Фестиваль-форумның педагоглары Россиянең театр сәнгате һәм менеджментының әйдәп баручы белгечләре булачак.
Дәресләр КФУ, "Шәрык клубы" интерактив мультимедиа комплексында, СТД, Кариев, Тинчурин һәм Әкият театрларында узачак.
Уку тәмамлангач, һәр катнашучы белем бирү программасында катнашучы Сертификатын (таныклыгын) ала.
Оештыручылар һәм партнерлар: Филология һәм мәдәниятара коммуникация институты (КФУ), Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Театр училищесы, К.Тинчурин исемендәге театр, Г.Кариев исемендәге театр, Шәрык клубы.