«Перерыв на кино» ("Кинога тәнәфес") Бөтенроссия хәрби-тарихи кинофестивале кысаларында 17 апрельдә "Мир" кинотеатрында Халыкара концлагерь тоткыннарын азат итү көненә һәм Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан Совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көненә багышланган киномарафон узды.
Чараны ТР "Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең кинофестивальләр һәм кино чараларын оештыру бүлеге методисты Рәисә Харисова үткәрде. Ул Россиядә 19 апрель 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында нацистлар һәм аларның хезмәттәшләре тарафыннан кылынган Совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көне турында сөйләде.
Бөтенроссия акциясе кысаларында тамашачылар «Семейная история» ("Гаилә тарихы") мультфильмын, "Яма" драматик картинасын һәм ике тетрәндергеч документаль тасманы күрделәр. Шулай ук тамашачыларга Николай Иванович Сурков һәм Евгения Ивановна Макаренко язмышлары турында сөйләгән «Память детства» ("Балачак хәтере") һәм «Возвращение к жизни» ("Тормышка кайту") фильмнары күрсәтелде.
Бу миллионлаган кешеләр, балалар, хатын-кызлар һәм ирләр үлеменә китергән куркыныч сынауларны искә төшерүче мөһим көн.