17 августта "Мир" кинотеатрында Кытай киносы көннәре ачылды

17 августта Казанның "Мир" кинотеатрында Кытай киносы көннәрен ачу тантанасы узды. Чара программаның ачык мәдәни акценты буларак "Ростки: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек" IV Халыкара форумы кысаларында узды.

Казан тамашачысына тәкъдим ителгән ачылыш фильмы - "Мәңгелеккә җавап" гаилә драмасы. Картинаны режиссер Чжэн Юньчан шәхсән үзе тәкъдим итте. Автор бу проектын үз әбисенә багышлый.

Чжэн Юньчан фильмны төшергәндә сүз белән генә җиткереп булмый торган хисләр булуын әйтте. Сюжет нигезенә аның гаилә тормышыннан реаль вакыйгалар салынган. Режиссер әйтүенчә, 1976 елда аның туган шәһәрендә күп кешенең гомерен өзгән җир тетрәү булган. Бу фаҗигадән исән калган әбисе авыр югалту кичерә, бу аның йөрәгендә мәңгелек тирән эз калдыра. Режиссер әбисенең каты авырудан савыга алмавын белгәч, аның тарихын экранга төшерергә була. "Мин кечкенә вакытта үлем нәрсә икәнен белә идем, ләкин аның әбигә дә килеп җитүен көтмәгән идем", - дип уртаклашты Чжэн Юньчан.

Режиссер кастингка аеруча зур игътибар бирә: әби ролен башкарган актриса тышкы кыяфәте буенча гына түгел, характеры ягыннан да аның якын кешесенә гаҗәеп рәвештә охшаган була. Ә төп рольне башкаручы - кечкенә кызны ул кастингка килгән бик күп кеше арасыннан тиз күреп ала.

Әти-әнисен югалткан кечкенә кыз Цзяин гаилә җылыгын яңа кешеләрдә, әбисендә таба. Ләкин әбисе каты авырып китә һәм кыз кытай классикасы әдәбиятендәге «Приключения Царя обезьян» (“Маймыллар патшасы маҗаралары”) әкиятен укып илһамлана да үлемне җиңә торган серле «Мәңгелек җимешен» эзләп китә.

"Алтын минбар" XXII Казан халыкара кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова картинаның югары сәнгати кыйммәтен билгеләп үтте. "Фильмда сурәтләнгән хәлләр, кызганычка каршы, тормышта еш очрый. Бу югалту, тәрбия һәм иң кадерле әти-әниләребез һәм якыннарыбыз турындагы тарих", - дип ассызыклады ул. Миләүшә Айтуганова шулай ук "Мәңгелеккә җавап" - танылган әсәр булуын әйтте. Фильм Минсктагы «Листопад» һәм «Золотой Ворон» Арктика халыкара фестивале кебек абруйлы кинофестивальләрдә лауреат була.

Шулай ук Кытай киносы көннәре кысаларында тамашачылар "Коткаручылар" анимацион картинасын күрделәр. Бүген, 18 августта, 16.00 сәгатьтә "Бәхетле кечкенә су асты көймәсе: Аждаһа белән маҗаралар" анимацион фильмы күрсәтеләчәк.

Казандагы Кытай киносы көннәре көнчыгыш кинематографистларының осталыгын күрсәтү генә булып калмыйча, Россия һәм Кытай арасында мәдәни диалогны ныгытуда мөһим адым булды, мәхәббәт, гаилә һәм хатирә темаларының дөньяның теләсә кайсы почмагында кешеләргә аңлашылуын һәм якын булуын исбатлады.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз