17 һәм 18 август Казанда Кытай киносы көннәре

17-18 августта Казанда Кытай киносы көннәре узачак. "Ростки: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек" IV Халыкара форумы кысаларында "Мир" кинотеатрында фильмнар күрсәтеләчәк.

17 августта 16.00 сәгатьтә - «Спасатели» ("Коткаручылар") анимацион фильмы. 6+

Ике дус Тигр һәм Зубастикны көтелмәгән виртуаль маҗаралар көтә. Дуслыклары сакланырмы? “Коткаручы” исемен алып, реаль тормышка бары тик бер-берләренә таяныч булсалар гына чыга алачаклар.

17 августта 18.00 сәгатьтә - «Ответ на вечность» ("Мәңгелеккә җавап") гаилә драмасы. Кытай киносы көннәрен ачу һәм иҗади очрашу: режиссеры Чжэн Юньчан. 12+

Әти-әнисен югалткан кечкенә кыз Цзяин гаилә җылыгын яңа кешеләрдә, әбисендә таба. Ләкин әбисе каты авырып китә һәм кыз кытай классикасы әдәбиятендәге «Приключения Царя обезьян» (“Маймыллар атшасы маҗаралары”) әкиятен укып илһамлана да үлемне җиңә торган серле «Мәңгелек җимешен» эзләп китә.

18 августта 16.00 сәгатьтә - «Счастливая маленькая подлодка: Приключение с драконом» ("Бәхетле кечкенә су асты көймәсе: Аждаһа белән маҗаралар") анимацион фильмы. 6+

«Глубоководье» базасына билгеле куркыныч диңгез җанвары һөҗүменнән соң аны аулау планы корыла. Ләкин Комма әлеге җанварның кечкенә аҗдаһа икәнен белеп ала. Үзенең кызыксынуы һәм тырышлыклары белән әлеге нәни җанварны Ана аҗдаһа янына кайтаруны башкара ала.

Регистрация аша керү ирекле: https://kinoteatr-mir.ru

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз