Зуля Камалова татар музыкасын ничек үзгәртте? Зөлфия Камалованың заманча татар музыкасына ясаган йогынтысы турында әңгәмә
2 августта 19.00 сәгатьтә Аксенов мәйданында Зөлфия Камалованың иҗади мирасына һәм аның заманча татар музыкасы үсешенә йогынтысына багышланган паблик-ток узачак. Журналистлар, музыкантлар, продюсерлар һәм мәдәният эшлеклеләре аның иҗатының татар сәхнәсен ничек үзгәртүе һәм ни өчен яңа буын артистларын рухландыруын дәвам итүе турында фикер алышачак.
Очрашуда катнашучылар:
- Ильяс Гафаров - Yummy Music лейблына нигез салучы һәм "Татаркино" директоры
- Александр Сафин - Россиядә Зөлфия Камалованың концерт директоры (2010-2022), Казан промоутеры, "Соль" барына нигез салучы
- Рәдиф Кашапов, журналист, музыкант һәм җәмәгать эшлеклесе
- Сәйдә Мөхәммәтҗанова - Татарстан Республикасының атказанган артисты
- Гөлназ Шакирова - «Дышать» проекты авторы
- Булат Шаймиев - Yummy Music лейблы продюсеры
Очрашу модераторы - журналист Эльвира Садреева ("Иптәшләр" проекты)
Паблик-токтан соң тамашачыларны Зөлфия Камалова концертының эксклюзив архив язмасы күрсәтеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 8 августта Казанда Г.Камал театры янындагы ярда "Зуля Камаловага трибьют" концерты узачак. Проектны Yummy Music лейблы Татарстан Республикасы Рәис ярдәме белән Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты тарафыннан оештырган "Күрше" фестиваленең «Күрше. Мирас» махсус проекты кысаларында үткәрә.