21 нче Халыкара «Победили вместе» кинофестивале гаризалар кабул итүне ачты

Владимир Меньшов исемендәге «Победили вместе» ("Бергә җиңдек") XXI халыкара кинофестивале 22 июньдә гаризалар кабул итүне ачты. Фестиваль чаралары Мәскәү һәм Сочи шәһәрләре мәйданчыкларында 2026 елның 14 сентябреннән 23 сентябренә кадәр узачак.

Владимир Меньшов исемендәге «Победили вместе» халыкара кинофестивале - ул бөтендөнья документалистларын берләштергән, үз иҗатында тормышның төрле өлкәләрендә җиңү темасын ачып бирүче, тынычлыкны саклау, дин толерантлыгы һәм гуманизм идеяларын чагылдырган халыкара мәдәни чара.

Фестиваль программасына 2 конкурс кертелгән:

· Документаль фильмнарның халыкара конкурсы, өч блоктан тора:

- «Память» ("Хәтер") (Бөек Ватан һәм Икенче бөтендөнья сугышлары вакыйгаларына, батырлыкларына һәм истәлегенә багышланган эшләр);

- «Отражение» ("Чагылыш") (хәзерге дөньяда: фәндә, спортта, космоста, социаль һәм шәхси өлкәдәге һ.б. казанышларга һәм киртәләрне җиңүгә багышланган эшләр);

- Студентларның документаль эшләре һәм анимацион фильмнары.

·                     Документаль фильмнарның милли конкурсы

тарихи һәм заманча темаларга документаль фильмнар.

Конкурста катнашу өчен 2025-2026 елларда башкарылган эшләр кабул ителә:

· документаль фильмнар;

· ТВ һәм онлайн-платформалар өчен документаль проектлар;

· дебютлар.

Конкурстан тыш эшләрне күрсәтү каралган. 2026-2027 елларда РФ төбәкләрендә ел саен «Победили вместе» ("Бергә җиңдек") киномарафоны узачак.

Катнашучыларны һәм кунакларны режиссерлар белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, ачык лекцияләр, мастер-класслар көтә.

Кинофестивальне оештыручылар: Дөнья Халыклары Ассамблеясе, "Интеграция" АНО, Евразия Телевидение һәм Радио Академиясе, "Интеллектуальный ресурс" ҖЧҖ.

Фестиваль РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Гаризалар 2026 елның 30 июленә кадәр кинофестивальнең рәсми сайтында кабул ителә - pobedilivmeste.com:

https://forms.yandex.ru/u/6a323fa4068ff048bbfcdd25

Регламент

https://pobedilivmeste.com/regulations/

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз