22 июньдә Аксенов скверында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара узды

22 июньдә Аксенов мәйданында Бөек Ватан сугышы башлануга 85 ел тулуга багышланган чара узды.

Әлеге моңсу һәм шул ук вакытта батырлыкка багышланган чара легендар «Священная война» ("Изге сугыш") җырын тыңлаудан башланды. Ватанны саклау һәм һәрвакыт әзер булу символына әверелгән көчле аккордлар һәм сүзләр тамашачыларны шул кырыс еллар атмосферасына алып керделәр. Үткәннәрнең яңгырашы булган әлеге җыр халкыбызның үлем куркынычы алдында бердәм фронт булып торганын искә төшерде.

Алып баручы Аделя Никитина тамашачыларга хәрби тарих битләрен ачты. Ул Казан шәһәренең сугыш елларындагы роле, солдатларның батырлыгы, тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге, балачагы сугыш чорында узган кешеләр тормышы турында сөйләде. Казан халкы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.

Кичәнең ахырында «Про людей и про войну» ("Кешеләр һәм сугыш турында") фильмын күрсәтү әйтелгән бар нәрсәнең визуаль гәүдәләнеше сыман булды. Экран тарих битләрен җанландырып, сугышның тыныч тормышка аяусыз үтеп керүен, язмышларны сындыруын һәм ачы эз калдыруын күрсәтте. Ләкин, фаҗига призмасы аша да фильм рухның көчен, иң кешелексез шартларда да ярату һәм өметләнү сәләтен югалмауны күрсәтте. Бу Җиңүнең нинди бәя белән яулануын тагын бер тапкыр искә төшерү иде.

Хәтер һәм кайгы көне, Бөек Ватан сугышы башлануның 85 еллыгы - бу даталар безгә тынычлык кыйммәтен искә төшерү булып хезмәт итә. Татарстан Республикасы "Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесының Аксенов скверында уздырган чарасы тарихи хакыйкатьне саклауда һәм халкыбызның батырлыгын мәңгеләштерүдә тагын бер адым булып торды.
Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз