29 августта Аксенов скверында 11 нче Бөтенроссия "Кино төне" акциясе узачак

29 августта Казан янәдән "Кино төне" бөтенроссия масштаблы акциясенә кушылачак. Бу кичтә Аксенов скверы ачык һавада уңайлы кинотеатрга әйләнәчәк.

Россия киносы көне - ил буенча миллионлаган тамашачыны берләштерүче бәйрәм. Быел акция 11 нче тапкыр үткәрелә. Бәйрәм 19.00 сәгатьтә башлана. Кичәне алып баручы Аделя Никитина кунаклар өчен кино өлкәсендәге белемне сынап карау, совет һәм Россия фильмнарыннан яраткан цитаталарны искә төшерүдән гыйбарәт кызыклы викторина уздырачак.

Кино күрсәтү программасына агымдагы елның билгеле картиналары сайланды.

1. «Ангелы Ладоги» (2026, реж. Александр Котт). 12+

1941 елның ноябрь аенда җан өшеткеч кышы башланыр алдыннан Ленинград тирәсендә блокада боҗрасы кыса башлагач, яшь буерист спортчылары отряды нечкә, әле ныгымаган боз өстенә чыгалар. Сугыш өчен кирәк-яракларны китертү вазыйфасы балалар йортыннан эвакуацияләнмәгән ятимнәрне коткару операциясенә әверелә. Регата спорты буенча элеккеге көндәшләр хәзер үзләренә исән калу һәм башкаларга өмет бирү өчен чын бердәм командага берләшергә тиеш була.

2. «Малыш» (2026, реж. Андрей Симонов). 16+

2022 елда гомерен рэпка һәм дан казану хыялына багышлаган 18 яшьлек Донецк егете Дима авыр сынау алдында кала. Әнисенең Мариуполь шәһәрендә камалышта калганлыгы турында хәбәр ишеткәч, ул штурм отрядына волонтер булып керә. Сугыштан җимерелгән шәһәрдә ул Жук дип аталучы командирның частенә эләгә һәм анда аңа Малыш дип позывной кушалар. Хәрби конфликтның коточкыч чынбарлыгын күргән яшүсмергә тиз арада кыю сугышчыга әверелергә туры килә.

3. «Буратино» (2025, реж. Игорь Волошин). 6+

Беркөнне Папа Карло кулына теләсә нинди теләкне тормышка ашыра ала торган борынгы тылсымлы ачкыч эләгә. Ялгыз мастер үзенә бер иптәш булуын тели. Агач пүләненнән ясалган малай җанлана һәм ул аңа Буратино дип исем куша.

4. «Чебурашка 2» (2025, реж. Дмитрий Дьяченко). 6+

Чебурашка бер ел Генада яши. Чебурашка бик шук була, шуңа Гена аны үзенчә тәрбияләргә тырыша. Аларны Соняның зиннәтле итеп әзерләнгән туган көненә чакыралар, анда да Чебурашка үзе дә теләмәстән бәйрәмне боза. Чираттагы эзәрлекләүләрдән качып Чебурашка Соня һәм Гриша белән бергә яшерен рәвештә тауларга менеп китәләр, анда аларны искиткеч матур пейзажлар һәм мавыктыргыч, ләкин куркыныч маҗаралар көтә.

Акция Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы ярдәме белән узачак. Акциянең операторлары РОСКИНО һәм Кино фонды.

Аксенов скверындагы "Кино төне"нә фильмнар карарга, җәйге кичне рәхәт компаниядә үткәргә чакырып калабыз! Керү ирекле.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз