"Черек күл" паркында кино сөючеләр клубы.
Җомга көнне, 3 июльдә, "Черек күл" паркында "Татаркино" белән берлектә оештырылган кино сөючеләр клубы очрашуы узачак.
Бу кичтә сезне заманча Россия киносын карау, аннары - режиссерлар белән картиналар турында сөйләшү көтә. Сез үзегезне кызыксындырган сорауларыгызны бирә аласыз һәм фильмнарның ничек ясалуы турында белемегезне арттыра аласыз.
«Жили-были три брата» (“Яшәгән ди өч агай-эне”) фильмы
Айдар Гайнулла — фильм режиссеры, музыкант, Мәскәү яңа кино мәктәбен тәмамлаган.
«800 Касимовых» (“800 Касыймовлар”) документаль фильмы
Әмир Галиәскәров - фильм режиссеры, РФ кинематографистлар берлеге әгъзасы
Дарья Пантелеева - кино һәм реклама продюсеры, TAG студиясе җитәкчесе
Без парк амфитеатрында очрашабыз. Башлана 20:30