30 июльдә Урицкий исемендәге паркта "Маша и Медведи" фильмы күрсәтеләчәк

"Радио Дача" "Татаркино" белән берлектә сезне "Җәйге кинотеатрга" чакыра.

30 июльдә 19.00 сәгатьтә "Урицкий" исемендәге парк сәхнәсендә "Маша и Медведи" фильмы күрсәтеләчәк.

Машага урманның явыз көчләре абыйсын кәҗәгә әверелдергән сихердән коткарырга туры киләчәк. Коточкыч каргышны юк итү өчен кыз өч аю белән көчләрен берләштерә.

Керү ирекле. 6+

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз