4 июльдә, 11.00 сәгатьтә, Казан Кремленең 2 нче Лекторий бинасында "Россия базары өчен көндәшлеккә сәләтле кинопродукция булдыру: региональ кинорежиссерлар фильмнарының сәнгатьчә һәм коммерция кыйммәтен арттыру стратегиясе" дип исемләнгән паблик-ток узачак.
Спикерлар:
Николай Лебедев, Мәскәү, режиссер һәм сценарист («Легенда №17», «Экипаж», «Нюрнберг»);
Ирина Шаталова, Мәскәү, ФПРК тулы цикллы кинолабораториясенең иҗади продюсеры;
Ильяс Гафаров, Казан, ТР ДБМУ «Татаркино» директоры;
Айдар Шәрипов, Казан, оператор-куючы, режиссер («Черный черный человек», «Голиаф», «Диайвай»);
Ренат Сайга, Яр Чаллы, режиссер («Авантюристы»);
Александр Савинич, Әлмәт, АНО ДПО «Академия цифрового творчества» директоры.
Николай Лебедев — Россия кинорежиссеры, сценаристы, продюсеры, Россия кинорежиссерлары Гильдиясе президенты. Хезмәтләре арасында «Легенда №17», «Экипаж», «Нюрнберг», «Звезда» кебек картиналары бар.
Түгәрәк өстәлнең төп темаларының берсе илнең мәдәни киңлегенең мөһим өлеше буларак региональ киноны яклау һәм пропагандалау булачак. Бүген нәкъ менә төбәк авторлары тере, җирле тарихларга мөрәҗәгать итәләр, алар аша территорияләрнең кабатланмас үзенчәлеге, кешеләрнең заманча тормышы һәм милли мәдәниятләрнең күптөрлелеге ачыла.
Региональ кинематографиягә ярдәм фонды мәгариф проектларының креатив продюсеры Ирина Шаталова регионнарда кино җитештерүне үстерүнең практик механизмнары, проектларны профессиональ озатып бару, аларны фестивальдә һәм тамашачыларга пропагандалау мөмкинлекләре, шулай ук тотрыклы региональ кино индустриясен формалаштыруда институциональ ярдәм роле темасын күтәрәчәк.
Теркәлү: https://gbuk-rt-tatarkino.timepad.ru/event/4067850/