4 июньнән Татарстан Республикасында «Цветняшки» проектының галәменнән "Транспорт" мультфильмы

4 июньнән Татарстан Республикасында «Цветняшки» проектының галәменнән "Транспорт" мультфильмы күрсәтүгә чыгачак. Яшь тамашачылар өчен кинопоказлар Иске Чүпрәле, Базарлы Матак, Алабуга, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Кама Аланы, Яңа Чишмә һәм Болгарда узачак.

Цветняшкаларның Тамчылары тылсымлы альбомында әкияти геройлар яши: кызыксынучан тавык Пи, тикшерүче бүре баласы У, тылсымчы төлке Айяяй, талантлы мәче Мур һәм тиктормас куян кызы Скок. Аларның һәрберсе, төрле ситуацияләргә эләгеп, интерактив формада кечкенә тамашачыларга социаль, интеллектуаль, физик, сенсорлы, музыкаль һәм сәнгать күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итә.

Ә беренче тамаша 1 июньдә Халыкара балаларны яклау көнендә  12.00 сәгатьтә Казанның Аксенов исемендәге скверында узачак. Һава шартлары үзгәрсә, бәйрәм чарасы "Мир" кинотеатрында була.


Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз