9 май көнне "Бөек Җиңү салюты!" чарасына чакырып калабыз

Шәһәр халкын һәм кунакларын 9 майда 18.00 сәгатьтә В.Аксенов исемендәге скверда ("Мир" кинотеатры янында) узачак "Бөек Җиңү салюты!" бәйрәм чарасына чакырабыз.
Концертта Казанның иҗат коллективлары чыгыш ясаячак:
Екатерина Попова җитәкчелегендәге "Арлекино" бию ансамбле,
М.Мозаффаров исемендәге балалар музыка мәктәбендә һәм Казанның "The Road" рок мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең музыкаль номерлары күрсәтеләчәк.
Кичәне "Татаркино" кинофестивальләрен һәм кино чараларын оештыру бүлеге башлыгы Светлана Говорунова алып барачак, ул тамашачылар арасында Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тематик викторина уздырачак.
Кунаклар өчен «Пища Жизни» ("Тормыш азыгы") Төбәкара хәйрия иҗтимагый оешмасының Татарстан республика бүлеге тарафыннан оештырылган традицион солдат ашы белән сыйлаучы хәрби-кыр кухнясы каралган.
Чара чын тарихка нигезләнгән "Каруза" Россия хәрби драмасын күрсәтү белән тәмамланачак, андагы вакыйгалар бер малай һәм аның тугры этенең камалыштагы Ленинград халкы өчен азык эзләү маҗаралары турында бара.
Сезне геройларны хөрмәт итеп искә алырга һәм бергәләп бәйрәм итәргә чакырабыз!
Керү ирекле.