"Алтын минбар" XXII Казан халыкара кинофестивалендә 4 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр "Мир" кинотеатрында төрле жанрдагы дөнья һәм Россия премьералары күрсәтеләчәк.
Африка иле Буркина-Фасоның Казанда "Катанга. Чаяннар биюе" фильмының премьерасы булачак. Язмышы буенча, Катанга таҗны яулап алырга яки үлемгә дучар булырга тиеш. Уильям Шекспирның "Макбет" әсәренә яраклаштырылган картинаны режиссер Дэни Куяте тормышка ашыра.
Тагын бер Африка иле "Хөрмәт белән Кениядән" (режиссеры Антон Симухин) фильмында да күрсәтелә. Бу маҗаралы комедия геройлары акчага бик мохтаҗ була. Берсе, әнисеннән күчеп китеп, арендага торак җир алырга, икенчесе - көндәшләрен "батырып", зур тендерда җиңәргә тели. Шулай итеп бизнесменның бертуган энесенә Кения турында провокацион материал төшерергә заказ бирү идеясе туа. Туганы бу ил турында берни дә белми - сафари турында да, җирле кабиләләр турында да, гореф-гадәтләр турында да! Шулай да ул очарга риза була. Бу тасма инде "Евразия-Кинофест" кинофестивалендә күрсәтелде. "Алтын минбар"да фильмны сценарист һәм актер Виктор Пипа тәкъдим итәчәк.
Француз комедиясы "Кыш бабайны ничек тотарга" (режиссеры Джеймс Хут) Яңа ел могҗизаларына ышанучы тамашачыларны гаҗәеп маҗараларга алып керәчәк. Рәсәйдә прокатка бирү 5 ноябрьдә башлана, шуңа күрә казанлыларның бу фильмны беренче булып күрү мөмкинлеге бар.
"Авылда сыналу. Ат йөреше" (режиссерлары Мөхәмәт-Али Найманов һәм Зураб Копсергенов). Төп герой, шәһәр егете, җәйне бабасы янында авылда үткәрә. "Один дома" стилендәге маҗаралар Карачай-Черкес мохите белән берләштерелә. "Алтын минбар" фестивалендә фильмны режиссер Мөхәмәт-Али Найманов үзе тәкъдим итәчәк.
Режиссер Фәрит Фарисов фестивальдә ЯФ кулланып ясалган "Җиңү сәнгате" картинасын тәкъдим итәчәк. Фильм гаделлек турында сөйли, анда җиңгәнлек белән җиңү бер үк түгел икәнлеге күрсәтелә. Җиңгәнлек - дошманнарыгызны фикердәш итү. Гаделлек - көч, һәм көч - гаделлектә.
Тагын бер дөнья премьерасы - Марокконың "Никахлашу үзәге" фильмы (режиссеры Суфиан Харки), анда җиңел, комедия формасында үз ярын табу кебек мөһим проблема турында күрсәтелә.
Индонезия-Малайзия җитештерүендәге режиссер Гунтур Сухарджантоның "Шайтан белән көрәш" куркыныч фильмы һәм триллеры Малайзиянең популяр "Munafik" хоррорының рәсми адаптациясе булып тора. Дини остаз һәм өшкерүче Адәм исемле кеше үзенең хатынын автомобиль һәлакәтендә югалта һәм эшен ташлый. Соңрак аннан күңеленә урын тапмаган кызны коткаруны сорыйлар. Шулай итеп ул үзен борчыган кара серне ачуга ирешә.
"Станция" (режиссеры Сара Ишак) фильмының вакыйгасы Йәмәндә бара. Ир-атлар, корал һәм сәясәт катгый тыелган - мондый кагыйдәләрне хатын-кызлар өчен генә эшләнгән уникаль ягулык алу станциясе белән идарә итүче Лаял кертә.
Бу фестиваль программасының тагын бер премьерасы режиссер Александр Горновскийның "Мәчет" картинасы булачак. Бу "Лендок" киностудиясе һәм Үзбәкстан кинематографистларының Санкт-Петербургта Җәмигъ мәчете төзелеше тарихы турында сөйләүче уртак документаль проекты. Игътибар үзәгендә - Бохара әмирләре Сәид Абдуләхәд хан һәм Сәид Әлим хан мирасы. Картинада Санкт-Петербург белән Бохара арасындагы мәдәни һәм тарихи күперләр күрсәтелә.
Без сезне бу премьера фильмнарын карау һәм аларны ясаучылар белән аралашу өчен уникаль мөмкинлектән файдаланырга чакырабыз. "Алтын минбар" XXII Казан халыкара кинофестивален үткәрү көннәрендә "Мир" кинотеатрында кино күрсәтү һәм иҗади очрашулар узачак. Расписание сайтта: https://kazan-mfmk.com/programs/kazanskie-premery/ и https://kinoteatr-mir.ru/.