Биш көн кино, конкурста 55 картина һәм дистәләгән премия.
"Алтын минбар" XXII Казан халыкара кинофестивале 8 сентябрьдә Г.Камал исемендәге театрында тәмамланды. "Иң яхшы тулы метражлы уен фильмы" төп номинациясендә Гран-при Бабак Хаҗепашаның "Фәрештәләр җире" Иран картинасына бирелде. Тантананың күпъяклы җиңүчесе Таҗикстаннан режиссер Изабель Каландарның «Еще одно рождение» ("Янәдән туу") картинасы ул дүрт бүләккә лаек булды, шул исәптән Татарстан Рәисе бүләге, NETPAC бүләге, жюриның махсус искә алуы.
"Фәрештәләр җире"нә Гран-при: Аллаһы Тәгалә каршындагы бурыч буларак
Фестивальнең төп призын жюри рәисе Мәҗит Мәҗиди тапшырды. Җиңүчене игълан иткәндә ул:
"Фильм аша кино кешеләрнең газапларын күрсәтә. Бу - Палестина һәм Газзәдәге җинаятьләр. Сугышның ике елы эчендә 80 меңгә якын бала үтерелә. Бу дөньялык өчен бик зур хурлык".
Бабак Хаҗепаша, бүләкне алып, ни өчен бу картинаны төшергәнен аңлатты:
"Әгәр бер көнне мин үлеп китсәм һәм Аллаһы Тәгалә алдында торганда, Ул миннән: "Палестинада үлгән балалар өчен, син нәрсә эшләдең?" дип сораганда мин бу фильм белән кулымнан килгәннең иң азын булса да тырыштым, дип әйтә алырмын".
Ул аны ел ярым вакыт дәвамында Тәһрандагы Газзә секторы вакыйгаларын торгызып төшерә, Бейруттан һәм Ливаннан актерлар эзли, алар белән айлар буе аларның телен аңламыйча да репетиция ясый.
Мөфти премиясе: «Мөгаллим»
Кичәнең иң мөһим бүләкләренең берсе быел фестиваль президенты, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин тәкъдиме белән оештырылган махсус "Кино сәнгатендә рухилык өчен" премиясе булды. Татарстан һәм Үзбәкстан кинематографистларының бөек татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗаниның яшьлеге турындагы уртак проекты булган "Мөгаллим" картинасы бу бүләкнең беренче җиңүчесе булды. Фестивальне ачып, Казанда аншлаг туплаган фильмга язмышның үзе дә әлеге призны билгеләнгән кебек булды.
Масштаблы проектта генераль продюсер Миләүшә Айтуганова җитәкләгән коллективның зур эше тора. Нәкъ менә ул, режиссер Рамил Төхвәтуллин белән бергә, моннан берничә ел элек бу идея белән мөфтигә килә һәм картинаны ясарга дип фатихасын ала. Кино төшерү өчен ул дөньяга бөек мәгърифәтче турында сөйли алган ике ил кинематографистларының көчен бергә берләштерә ала.
Бүләкне алырга сәхнәгә менгәндә, картинаны ясаучылар дулкынлануларын яшерми. "Уйлавыбызча, безнең эш күпләр өчен файдалы булыр, һәм аны тагын бер тапкыр рәхәтләнеп карарлар", - дип яңгырады команда фикере. Бу сүзләрне креатив продюсер Елена Борисова тулыландырды: "Мин жюри әгъзаларына да, мондый искиткеч фестивальне оештыручыларга да барысы өчен дә рәхмәтләр белдерәм".
«Янәдән туу»: бер картина - дүрт җиңү
Изабель Каландарның таҗик фильмы фестивальнең үзенчәлекле ачылышы булды. Ул Татарстан Рәисенең "Кино сәнгатендә гуманизм өчен" махсус премиясенә, NETPACның "Кинода сихри шигъри теленә" призына, иң яхшы музыкаль чишелеш өчен бүләккә һәм жюри тарафыннан махсус искә алуына булган бүләкләр.
Фильмда - әтисен эзләгән кечкенә кыз хикәясе. Ләкин чынлыкта, режиссер аңлатканча, бу әниләрнең ялгызлыгы турында фильм. СССР таркалганнан соң Таҗикстанда гражданнар сугышы башлана, ирләр Россиягә эшкә китә. Төшерелгән авылда балалар әтисез үсә.
"Фильмда барысы да минем туганнарым, абыем, бабам, әби. Бөтен гаиләм. Шуңа күрә бу минем сезнең белән уртаклашкан гаилә альбомы", - дип таныштырды Изабель, дүртенче тапкыр сәхнәгә менгәндә.
«Моң»: ике приз һәм мэр бүләге
Софья Чигированың "Моң" фильмы ике бүләккә лаек булды: Казан мэры премиясе һәм NETPAC жюри тарафыннан "Мәдәни тамырларга, гореф-гадәтләргә һәм гаилә кыйммәтләренә кайту өчен" булган махсус искә алыну.
"Минем бөтен яшьлегем монда үтте. Туган якларда мондый призны алу никадәр кыйммәтле", - диде режиссер сәхнәгә чыккач.
Милли конкурс: «Әлифба», «Юлчы» һәм «Моабит дәфтәре»
Милли конкурста җиңүчеләр:
- "Иң яхшы милли фильм" - Илдар Ягъфәровның "Әлифба"сы. Режиссер: "Фильм ике ел дәвамында төшерелде, һәм мин коллективка һәм җитәкчелеккә ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле".
- "Иң яхшы документаль милли фильм" - Виктор Коженковның "Юлчы"сы.
- "Балалар өчен иң яхшы милли фильм" - Мария Дубровинаның "Моабит дәфтәре".
Бөтендөнья татар конгрессы призына "Илһам Шакиров. Бөек халык җырчысы" лааек, режиссеры Рәдиф Кашапов. "Мин татар булуым белән горурланам, мин татар дөньясының бер өлеше", - диде ул.
Зөфәр Бохараев исемендәге "Кино сәнгатенә ышаныч өчен" призы "Беренче йола" фильмы өчен Әдилә Рәхимовага бирелде.
Игорь Сиденко "Татарстан кинематографиясен үстерүгә керткән өлеше өчен" дипломын алды (Россия, Татарстан Республикасы)
Казан кинофестиваленең 2017 елдан бирле партнеры булып эшләүче "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме ел саен Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән фильмнарга махсус премия тапшыра. Быел "Ислам дөньясында мәдәниятләр диалогы өчен" премиясенә режиссер Станислав Сапачевның «Переговорщик: Операция “Дамаск”» Россия фильмы лаек булды.
Кино белгечләре, тәнкыйтьчеләр һәм кино матбугатының профессиональ җәмгыяте быел ике эшкә бүләк бирде:
- "Сарык йоны" (Суреш Ерият) Һиндстан тасмасы "Инновацион анимацион дизайн һәм глобаль проблемаларны аңлаешлы анимация телендә куйганы өчен" призына лаек булды.
- "Бишектәге тавышлар" Россия картинасы (режиссёры Алексей Барыкин) "Яңа Россия территорияләрен торгызуда Татарстан Республикасының керткән өлешен үзенчәлекле яктыртканы, гуманизм һәм детальләргә игътибары өчен" дипломына лаек булды.
"Казан - ислам дөньясының мәдәни башкаласы" статусы һәм "Алтын минбар" XXII Казан халыкара кинофестивале кысаларында 5 сентябрьдә борынгы Болгар шәһәре җирендәге кинолабораториядә катнашучылар кыска метражлы тасмалар төшерделәр.
"Казан - ислам дөньясының мәдәни башкаласы" махсус бүләгенә кино лабораториянең ике катнашучысы Наталья Ерошкина (Россия, ВГИК, Мәскәү) һәм Мөхәммәт Ваджеер Ибраһим (Сүрия) лаек булдылар.
Халыкара конкурс: бөтен дөньядан җиңүчеләр
Мәҗит Мәҗиди җитәкчелегендәге жюри халыкара номинацияләрдә иң яхшыларны билгеләде:
- "Иң яхшы кыска метражлы уен фильмы" - «Та, что играет» (Һиндстан, режиссёры Шобита Тхакур). Бүләкне алгач, режиссер күз яшьләрен тыя алмады: "Казан минем өчен үз борчылуларым белән уртаклашу урыны булды. Мин монда Һиндстанда очратып булмаган Сүрия, Гыйрак, Иран кешеләрен очраттым. Бу ышанычлы мәйдан, анда сез үз уйларыгызны тапшыра аласыз".
"Иң яхшы документаль фильм" - "Бабалар җире" (Иран, режиссёры Захра Багери) һәм "112" (Того, режиссёры Джоэль М 'Мака Тчедре).
"Иң яхшы анимацион фильм" - «Булгаковъ» (Россия, режиссёры Станислав Соколов).
- "Иң яхшы тавыш режиссеры эше" - "Сарык йоны" (Һиндстан, тавыш режиссерлары Ресул Пукутти, Виджай Кумар).
- "Иң яхшы тулы метражлы фильм операторы" - "Фәрештәләр җире" (Иран, Алиреза Баразаде операторы).
- "Иң яхшы сценарий" - "Фард" (Үзбәкстан, сценаристлар Очилбек Камилов, Сәрвәр Кәримов).
- "Иң яхшы нәфис фильм актрисасы" - Сулаф Фавахерджи ("Фәрештәләр җире", Иран).
- "Иң яхшы тулы метражлы фильм актеры" - Шьям Фернандо ("Елга ташы", Шри-Ланка).
- "Иң яхшы тулы метражлы фильм режиссеры" - Лалит Ратнаяке ("Елга ташы", Шри-Ланка).
Кино кислород кебек
Фестивальне япкан вакытта жюри рәисе Мәҗит Мәҗиди манифест кебек яңгыраган сүзләрен әйтте:
"Кинематография - ул сулышка юл ача торган тәрәзә, хакыйкать тавышын кешеләргә ишетергә мөмкинлек бирә. Кино һәр ил өчен кислород кебек. Кинематографистлар үз җәмгыять проблемаларын ким дигәндә бу газапларны күтәрүче кешеләрнең җилкәсеннән бераз да булса йөкләрен алу өчен җаннары аша үткәреп экранда гәүдәләндерәләр".
"Алтын минбар" фестивале - уникаль мәйдан, анда мәдәниятләр диалогы аша диалог культурасына ирешелә. Анда кино сәнгать кенә түгел, ә иң мөһиме - балалар, сынаулар, өмет турында сөйләшү урыны.
"Алтын минбар" XXII Казан халыкара кинофестивале тәмамланды. Киләсе елда - 23 нчесе. Оештыручылар инде даталарны игълан иттеләр: 2027 елның 3-7 сентябре.