"Алтын минбар" XXII Казан халыкара кинофестиваленең "Россия - Ислам дөньясы" программасы

"Алтын минбар" XXII Казан халыкара кинофестивале Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы хуплаган кинопроектлар исемлегенә керә һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза, "Казан - ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026" статусын раслый.

2017 елдан башлап "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме белән партнерлык фестивальне үстерүдә төп роль уйный. Бу төркем Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә ясалган картиналарга приз бирә.

Соңгы ике кинофестивальдә 2024 һәм 2025 елларда ике фильм режиссерлары "Ислам дөньясында мәдәниятләр диалогы өчен" премиясенә лаек булдылар. XXI кинофестивальдә режиссерлар Иман Яздиның "Барысы да Раана өчен" (Иран) һәм Мозаффархон Эркиновның "Мәхтумколый Фирогий" (Үзбәкстан - Төркмәнстан) картиналары призлар алды.

XXII Казан кинофестивалендә "Россия - Ислам дөньясы" программасы кысаларында Иран, Оман, Үзбәкстан, Марокко, Һиндстан, Гыйрактан 10 фильм, шулай ук Таҗикстан һәм Иранның уртак җитештерүендәге картиналары тәкъдим ителәчәк; шулай ук үзара бергәлектә җитештерелгән Тунис, Франция һәм Катар; Бангладеш һәм Австралия картиналары да була. Бу программада Россия кинематографиясен Станислав Сапачевның «Переговорщик «Операция Дамаск» ("Дамаск операциясе" сөйләшүчесе") фильмы тәкъдим итәчәк.

  № 

  Фильм исеме          

  Иле                        

  Режиссеры                             

  Дәвамлылыгы  

  Елы              

  1

  Волосы моей дочери / Кызымның чәчләре

  Иран

  Хезам Фарахманд

  110 мин

  2025

  2

  Рыбка на крючке / Кармактагы балык

  Таҗикстан, Иран

  Мухиддин Муззафар

  96 мин

  2025

  3

  Королева Лего / Лего патшабикәсе

  Оман

  Хайтам Сулейман

  61 мин

  2025

  4

  Вата / Мамык

  Үзбәкстан

  Рашид Маликов

  78 мин

  2025

  5

  Проклятая песня / Каргалган җыр

  Марокко

  Али Бенжелун

  96 мин 

  2025

  6

  Белый снег / Ак кар

  Һиндстан

  Правин Морчхале

  81 мин 

  2025

  7

  Река / Елга

  Гыйрак

  Абдулвахаб Абдулраззак

  60 мин

  2026

  8

  Переговорщик "Операция Дамаск" / "Дамаск операциясе" сөйләшүчесе  

  Россия

  Станислав Сапачев

  92 мин

  2026

  9

  В поисках Айды / Айданы эзләгәндә

  Тунис-Франция-Катар

  Сарра Абиди

  101 мин

  2025

  10

  Король в стране принцессы / Принцесса илендә король

  Бангладеш- Австралия  

  Асиф Ислам

  68 мин

  2026


Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз