"Каракуз фильм" халыкара кинофестивале кыска метражлы кино конкурсына гаризалар кабул итүне игълан итте


"Каракуз фильм" халыкара кинофестивале кыска метражлы кино конкурсына гаризалар кабул итүне игълан итте.

Яшь режиссерларны, профессиональ оешмаларны һәм киң аудиторияне берләштергән авторлык һәм тамашачы киносы өчен яңа халыкара мәйданчык - "Каракуз фильм" Халыкара тамашачы симпатиясе кинофестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итүне башланды. Чара 2026 елның 27 июленнән 1 августына кадәр Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендә узачак.

Катнашырга Россия, БДБ илләре һәм башка дәүләтләрдән уен һәм документаль кыска метражлы фильмнарның авторлары чакырыла.

Фестивальне «Академия цифрового творчества» һәм "Татнефть" хәйрия фонды оештыра.

"Каракуз фильм" фестивале заманча кинематографияне үстерүгә, яңа исемнәр барлыкка килүдә ярдәм итүгә һәм сыйфатлы тамашачы киносын пропагандалауга юнәлтелгән. Программада тамашачы белән җанлы диалог төзергә һәм хәзерге заманның актуаль темаларын күтәрергә сәләтле фильмнарга аерым игътибар биреләчәк.

Конкурс программасына:

· теләсә нинди жанрдагы уен һәм документаль кыска метражлы фильмнар;

· 2023 елдан башлап төшерелгән эшләр;

·фильмнарның хронометражы 30 минутка кадәр.

Фестивальнең төп үзенчәлекләренең берсе - тамашачыларның тавыш бирү системасы булачак, шулап итеп конкурс программасында җиңүчеләрне тамашачылар үзләре билгеләячәк. Тавыш бирү кино күрсәтүләрдән соң ук онлайн режимда узачак, бу ысул аудиториянең фестиваль нәтиҗәләренә турыдан-туры йогынты ясарга мөмкинлек бирәчәк.

Гаризалар бирү 2026 елның 15 маеннан 15 июненә кадәр ачык. Конкурс программасын формалаштыру һәм катнашучыларга хәбәр итү 2026 елның 30 июненә кадәр тәмамланачак.

Фестивальнең рәсми сайтына мөрәҗәгать итәргә мөмкин - https://karakuzfilm.ru/register

Конкурс һәм конкурстан тыш программаларда катнашу - бушлай.

2026 елда фестиваль Россия, Кытай, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм башка илләрдән фильмнар тәкъдим итәчәк. Программага киң аудиториягә юнәлтелгән уен, гаилә, маҗаралы һәм документаль проектлар кертеләчәк.

"Каракуз фильмы" ачык мәдәни алмашу, профессиональ аралашу һәм тамашачыларны актуаль халыкара кино белән таныштыру киңлегенә әйләнәчәк.

Фестиваль сайты: https://karakuzfilm.ru/

Фотографияләр: https://vk.com/album-196150965_308067740

Фестиваль регламенты: https://karakuzfilm.ru/rules

Барлык сораулар буенча:

mail@karakuzfilm.ru

+7 (843) 205-09-22

+7 (987) 269-51-61

 

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз