"Казан - ислам дөньясының мәдәни башкаласы" статусы елында һәм "Алтын минбар" XXII Казан халыкара кинофестивале вакытында борынгы Болгар шәһәрендә 5 сентябрь үзенчәлекле Кинолаборатория оештырылачак.
Аны үткәрү урыны очраклы түгел. Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән урта гасыр мөселман архитектурасының дөньядагы иң төньяк җирлегенең һәйкәле булып тора. Нәкъ менә биредә 922 елда Идел буе Болгары рәсми рәвештә ислам динен кабул итә. Бу урынның мохите тарих белән сугарылган. Монда Гиннес рекордлар китабына кертелгән дөньядагы иң зур басма Коръән дә саклана. Борынгы диварлар һәм үзенчәлекле ландшафт, булачак кино кадрларына табигый декорация булып тора.
Проектка әзерлек эшләре ахырына якынлашып килә. Кинолабораториянең сайлап алу комиссиясе кинофорумда катнашучыларның һәм кунакларның гаризаларын карауны тәмамлады. Күп санлы катнашучылардан 6 команда сайланды, алар кыр шартларында эшләүгә иң зур кызыксыну һәм әзерлекләрен күрсәттеләр. Катнашучылар үз проектларын җентекләп эшкәртә һәм төшерү процессына әзерләнә башладылар.
Борынгы Болгар җирлегендә төшерүләр 2026 елның 5 сентябрендә була. Кинематографистларга үз идеяләрен тормышка ашырырга шул бер көн генә биреләчәк.
Кинолаборатория эшенең нәтиҗәсендә кыска метражлы фильмнар, видеороликлар һәм клиплар конкурсы узачак. Әзер эшләрне жюрига 2026 елның 8 сентябрендә иртәнге 10.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк булачак.
Эшләрне составына кино индустриясе белгечләре кергән махсус халыкара жюри бәяли. Җиңү яулаган фильм "Алтын минбар" XXII Казан халыкара кинофестивален ябу тантанасында күрсәтеләчәк. Иң яхшы эш Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус бүләге белән билгеләп үтеләчәк.
"Казан Ислам дөньясының мәдәни башкаласы" кинолабораториясендә катнашучылар:
Карина Сираҗетдинова (Россия, Татарстан).
Наталья Ерошкина (Россия, ВГИК, Мәскәү)
Надежда Наставникова (Россия, Пермь крае, BRICS 2024 7 көн эчендә кино проектында катнашучы).
Әхмәт Хедайрян (Иран, "Алтын минбар" кинофестиваленең "Кыска метражлы уен фильмнары" конкурсында катнашучы, 2026).
Салих Ортачай (Төркия, "Алтын минбар" кинофестиваленең "Кыска метражлы уен фильмнары" конкурсында катнашучы, 2026).
Мөхәммәт Ваджеер Ибраһим (Сүрия, "Алтын минбар" кинофестиваленең "Кыска метражлы уен фильмнары" конкурсында катнашучы, 2026).
"Алтын минбар" XXII Казан халыкара кинофестиваленең яңалыкларын күзәтеп барырга онытмагыз. Тиздән бергәләп Болгарның борынгы диварлары заманча кино телендә нинди тарих сөйләячәген белербез.