Казанда "Россия халыкларының традицион костюмы" Бөтенроссия фестивале - Россия төбәкләренең заманча осталары ясаган костюм һәм курчак коллекцияләре конкурсы башланды.

Казанда «Традиционный костюм народов России» ("Россия халыкларының традицион костюмы") Бөтенроссия фестивале - Россия төбәкләренең заманча осталары ясаган костюм һәм курчак коллекцияләре конкурсы башланды.

Фестиваль программасына конкурс караулары, күргәзмәләр, ярминкә, галаконцерт, конкурс эшләренә аналитик күзәтү кертелгән.

Фестиваль халык осталарының казанышларын күрсәтү һәм төбәкләр арасында мәдәни элемтәләрне ныгыту өчен мөһим мәйданчык булып тора. Программада конкурс караулары, күргәзмә экспозицияләре, халык һөнәрләре эшләнмәләре ярминкәсе, гала-концерт һәм конкурс эшләренә аналитик күзәтү каралган. Фестивальне оештыручылар: Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, "В.Д.Поленов исемендәге Россия халык иҗаты йорты" федераль дәүләт бюджет учреждениесе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, "Таткультресурцентр" дәүләт бюджет учреждениесе.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз