Казан дәүләт мәдәният институтында кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы студентлары чыгарылыш квалификация эшләрен якладылар. Дәүләт имтиханы комиссиясе "Мир" кинотеатры залында эшләрне кабул итте, чөнки күпчелек эшләр документаль һәм уен фильмнары иде. Имтихан комиссиясе рәисе, продюсер, Яңа культурология институты директоры, ВГИКның (Мәскәү шәһәре) кино белеме методикаларын эшләү һәм апробацияләү бүлеге башлыгы Нина Кочеляева сүзләренчә, яклауда тәкъдим ителгән эшләр югары профессиональ дәрәҗәдә башкарылды һәм киләчәк фестивальдә катнашырга лаек.
"Алтын минбар" Казан халыкара кинофестиваленең башкарма директоры, КазГИК профессоры һәм имтихан комиссиясе әгъзасы Миләүшә Айтуганова хәбәр иткәнчә, быел институтны тәмамлаучыларның иң яхшы эшләреннән 4 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр узачак фестивальдә "КазГИК тәкъдим итә" махсус программасы төзеләчәк.