1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә "Татаркино" һәм "Платошка" анимацион студиясе яшь тамашачылар өчен зур бүләк - "Цветняшки" проекты галәменнән "Транспорт" мультфильмының махсус тамашасын әзерләде.
Бәйрәм көнендә 12.00 сәгатьтә Казанның Аксенов исемендәге скверында күңелле һәм төсләргә бай программа башлана.
Чарада "Арлекино" хореографик ансамбле, шулай ук Мозаффаров исемендәге балалар музыка мәктәбе һәм 5 нче балалар сәнгать мәктәбе музыкантлары һәм вокалистлары катнаша.
Алып баручылар Светлана Говорунова, Аделя Никитина һәм Рәисә Харисова "Цветняшки" геройлары белән бергә көлкеле һәм кызыклы конкурслар үткәрәчәк.
13.00 сәгатьтә "Мир" кинотеатрының уңайлы залында балалар һәм аларның әти-әниләре "Цветняшки" маҗаралары турында "Транспорт" музыкаль мультфильмын карый алачак.
Ә бәйрәмнән соң урамда кыз-малайларны балаларның рәсемнәре күргәзмәсенә чакырачаклар.
Без барыгызны да көтәбез! Аксенов скверы, Достоевский, 30. 0+