Түбән Новгородның Кстов районында "КСТОкино" IV ачык Россия кинофестивалендә җиңүчеләр билгеле булды. "Иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә бүләк режиссер Салават Юзеевның "Гашыйклар тавы" фильмы актеры Илдус Әхмәтҗановка бирелде.
Фестивальнең конкурс программаларында шулай ук: «Дочь капитана» (режиссёры Л.Садилова), «Марийские сказки» (режиссёры Д.Шаблий), «Огниво против волшебной скважины» (режиссёры А.Петрас), «Планета» (режиссёры М.Архипов), «Раскаты» (режиссёры Г.Пускепалис,) «Холодное сердце» (режиссёры В.Котт), «Чучело» (режиссёрлары И.Хотиненко, В.Карабанов). Конкурсларның һәрбер аерым эше үзенең профессиональ жюриы тарафыннан бәяләнде, рәисе Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер, актриса Наталья Бондарчук булды.
Фестиваль Россия киносын популярлаштыруга, яшь авторларга ярдәм итүгә һәм мәдәни диалогны үстерүгә, шулай ук тамашачылар һәм иҗади һөнәр вәкилләре арасында аралашу өчен ачык мәйданчык булдыруга юнәлтелгән. "КСТОкино" 2026 елның 22-27 маенда уза һәм кино, театр, музыка, әдәбият һәм заманча сәнгатьне берләштерә.