Мәдәният өлкәсе - Россия һәм Иран арасындагы бердәмлекнең һәм хезмәттәшлекнең үзгәрешсез өлеше

"Татмедиа"да узган матбугат конференциясендә Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Әстерханда һәм Казанда башланган Россиядәге Иран мәдәнияте фестивале турында җентекле сөйләшү булды. Бу көннәрнең төп чаралары турында Россия Федерациясендә Иран Ислам Республикасы Илчелеге каршындагы Мәдәни вәкиллек башлыгы Рашед Абдолреза, Иранның мәдәният һәм ислам элемтәләре оешмасы башлыгының фәнни һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча урынбасары Хөсәен Дивсалар, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм ТР ДБМУ "Татаркино" директоры Ильяс Гафаров сөйләделәр.

"Татарстанны Иран белән күптәнге мөнәсәбәтләр бәйли, чөнки безнең традицион, гаилә кыйммәтләребезне һәм динебезне аңлауда уртаклык бар. Безнең мөнәсәбәтләрдә, Иран белән дуслыкта, әлбәттә, 2006 елдан башлап шактый бай тарихка ия булган мәдәни багланышлар аерым урын алып тора", - дип хәбәр итте ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

Бу елларда Татарстанда да, Иранда да күп санлы проектлар тормышка ашырылды. Мәсәлән, 2022 елда Борынгы Персиянең мәдәният һәм сәнгать күргәзмәсе зур уңыш белән үтте. 2024 елда "Хәзинә" милли сәнгать галереясында каллиграфия һәм Иран миниатюрасы күргәзмәсе эшли, шигырьләре шигърият кичәсендә яңгырый. Узган ел Казан Кремлендә борынгы шәһәрне хәзерге Иран фотографлары күзлегеннән күрергә мөмкинлек биргән «Шираз -жемчужина Ирана» ("Шираз - Иран таҗы") күргәзмәсе оештырылды.

"Әлбәттә, кино өлкәсендә безнең хезмәттәшлекне аерым билгеләп үтәргә кирәк. Иран фильмнары безнең "Алтын минбар" кинофестиваленең көн тәртибендә актив катнаша, ә Иран режиссерлары традицион рәвештә әлеге кинофорумның призерлары була", - дип билгеләп үтте Ленар Хәкимҗанов.

Казанда Иран Милли оркестрының Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узачак концерты агымдагы Иран мәдәнияте фестиваленең төп истәлекле вакыйгасы булачак. Бу уникаль коллектив 1998 елда күренекле Иран композиторы һәм дирижеры Арханг Дини тарафыннан оештырыла. Оркестр Иранның музыкаль мәдәнияте җәүһәре булып санала. Һәм аның Казанда чыгышы Көнчыгышның классик музыкасын белүчеләр өчен чын бүләк булачак.

1 октябрьдә Иран халык сәнгате һөнәрчелеге осталары эшләренең күргәзмәсе ачыла, анда Иран мәдәниятенең күпкырлылыгын, уникальлеген һәм матурлыгын чагылдырган Иран сәнгать һөнәрләренең традициясе белән танышырга мөмкин булачак.

ТР "Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Ильяс Гафаров әлеге фестиваль кысаларында Иран киносы көннәрен игълан итте. Шулай итеп башкаланың "Мир" кинотеатрында Иран киносы классикларының һәм заманча режиссерларының иң яхшы фильмнары күрсәтеләчәк. Картиналар арасында Мөхәммәд (сгв) пәйгамбәрнең тормыш тарихына багышланган "Мөхәммәд" тарихи-биографик драмасы, Муса пәйгамбәрнең туу тарихына багышланган "Муса" драмасы, "Натордешт" драмасы, "Алдан килешенмичә" тасмасы һәм "Соңгы фантазия" анимацион фильмы бар.

"Казан - ислам дөньясының мөһим үзәкләренең берсе. Сезнең шәһәр һәм төбәк турында үз китабында Аббаси хәлифәсе әл-Мөктәдир киңәшчесе галим-сәяхәтче Ибн-Фадлан искә ала. Бу китап Мешхед шәһәрендә саклана һәм чын мәдәни, тарихи реликвия буларак Идел Болгары Ислам динен кабул иткән чорның дәлиле булып тора. Мәдәният һәм сәнгать халыклар һәм илләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең мөһим, үзгәрешсез чарасы, нигезе һәм үзәге булып тора дип саныйм", - ди Россия Федерациясендә Иран Ислам Республикасы Илчелеге каршындагы Мәдәни вәкиллек башлыгы Рашед Абдолреза.

Матбугат конференциясендә Россия белән Иран арасындагы ныклы дустанә һәм төпле мөнәсәбәтләрнең сәясәт, икътисад һәм мәдәният белән генә чикләнмәве игълан ителде. Иранның мәдәният һәм ислам элемтәләре оешмасы башлыгының фәнни һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча урынбасары Хөсәен Дивсалар әйтүенчә, ике ил тарихчыларының очрашулары да даими рәвештә үткәрелә.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз