«Алтын минбар» XXII Казан халыкара кинофестивален ачу фильмы бөек татар мәгърифәтчесе һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани турындагы «Мөгаллим» нәфис фильмы булачак. Аның дин белеме, фәлсәфә, тарих һәм педагогика буенча хезмәтләре мөселман мәгарифе үсешенә зур йогынты ясады.
Фильм сюжеты Мәрҗанинең балачак елларын, XIX гасыр ислам фәненең һәм мәдәниятенең төп үзәкләре Боһара һәм Сәмәркандта галим буларак уку һәм формалаштыру чорын үз эченә ала.
Тарихи тулы метражлы фильм Татарстан һәм Үзбәкстан кинематографистлары тарафыннан төшерелгән. Фильмның режиссеры - Рамил Төхвәтуллин, Үзбәкстаннан - Илһом Мөхәммәдиброхимов. Сценарий авторлары - Салават Юзеев һәм Шойим Бутаев. Фильмның генераль продюсеры - Миләүшә Айтуганова (Татарстан), Үзбәкстаннан продюсер - Абдрауф Жураев. Яшь вакытындагы Шиһабетдин Мәрҗани ролен Кариев театры артисты Булат Гатауллин башкара.
"Шиһабетдин Мәрҗани турында сөйләгәндә, без тамашачыларга исламны дөрес итеп аңлатырга омтылабыз. Бүгенге дөньяда барган төрле авыр вакыйгалар, үзгәрешләр чорында без үз фильмыбыз белән ислам берничек тә терроризм белән бәйле була алмавын, ә киресенчә ислам – ул яхшылык һәм кешелеклелек дине икәнен күрсәтәбез", - дип фикерләре белән уртаклашты Татарстан кино режиссеры Рамил Төхвәтуллин.
Татарстан продюсеры Миләүшә Айтуганова: "Шиһабетдин Мәрҗани тарих, ислам белән кызыксынучы аудиторияне Россиядә һәм чит илләрдә дә җәлеп итәчәк. Аның шәхесе бөтен дөньяга билгеле. Гыйракта "Ибн Фадлан" фильмын күрсәткәндә һәм мин Мәрҗани турында фильм төшерергә җыенуыбызны әйтә башлагач, зал торып басты, чөнки ул гарәп дөньясында билгеле һәм зур хөрмәткә ия шәхес".
Фильмның иҗат төркеме ассызыклавынча, "Мөгаллим" - биографик драма гына булып тормый, ә белем алуның кыйммәте, остазга хөрмәт һәм рухи эзләнү турында фильм, бу - бүгенге җәмгыятьтә бигрәк тә актуаль. Мәрҗани турында фильм ТР Мәдәният министрлыгы һәм Россия субсидиясе ярдәмендә генә түгел, ә Үзбәкстан Президентының Үзбәкстан тарихын үстерүгә өлеш керткән бөек шәхесләргә багышланган картиналар төшерелә торган "Тирик тарих" проекты ярдәмендә дә гамәлгә ашырылган.
"Мөгаллим" фильмы Татарстан һәм Үзбәкстан кино учреждениеләре хезмәттәшлеге кысаларында төшерелгән. Кино җитештерү эшендә "Мосфильм" киноконцерны базасында "Фильм Фьюжн ПРО" кинокомпаниясе, РФ Мәдәният министрлыгы, Үзбәкстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Кинематография агентлыгы һәм ТР ДБМУ "Татаркино" катнашты.
Тамашалар "Корстон", "Мир" кинотеатрларында һәм Г.Камал театрында "Алтын минбар" XXII Казан халыкара кинофестивален ачу тантанасыннан соң узачак.
Расписание:
4 сентябрьдә "Корстон" кинотеатрында 19.00 сәгатьтә VIP залда, 19.30 сәгатьтә өченче залда, 20.00 сәгатьтә дүртенче залда.
Билетлар сайтта: https://cinema.korston.ru/kzn/cinema/movie/3714/
4 сентябрь "Мир" кинотеатрында 19.00 сәгатьтә.
Билетлар сайтта: https://kinoteatr-mir.ru/release/10080686?date=2026-09-04
5 сентябрьдә "Мир" кинотеатрында 19.00 сәгатьтә "Мөгаллим" фильмын күрсәтү һәм фильмны иҗат итүчеләр төркеме белән очрашу узачак.
Билетлар сайтта: https://kinoteatr-mir.ru/release/10080686?date=2026-09-05