"Маяк" фестиваленең кыска метражлы картиналары җиделегенә Казан кинематографистларының фильмы кергән

Солтан Сөнгатуллинның «Достопримечательность» ("Истәлекле урын") абсурд комедиясе 3 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр Геленджикта узачак актуаль Россия киносы төп фестивальләренең берсе булган кыска метр конкурсына керде. Программага барлыгы җиде кыска метражлы фильм сайлап алынган.

«Достопримечательность» - ул татар мәдәнияте һәм совет мирасының янәшәлеге.

Фильмны эшләүдә Казан киноиндустриясе белән тыгыз бәйләнгән белгечләр командасы катнаша. Куючы-оператор - Руслан Косенко, куючы-рәссам - Алиса Галиева, икенче режиссер - Ксения Мерчук, монтаж режиссеры - Владислав Вдовин, тавыш режиссеры - Илья Ермекеев, композитор - Айрат Нуркаев.

Проект Россия Кинематографистлар берлегенең Региональ кинематографиягә ярдәм фонды (ФПРК) һәм Red Pepper Film катнашында, партнерлары - ТР ДБМУ "Татаркино", Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм "Фотозум" компаниясе ярдәме белән кыска метражлы уен киносы конкурсында җиңгәннән соң тормышка ашырылды.

Фестиваль премьерасыннан соң команда фильмны Казан тамашачысына да тәкъдим итәргә уйлый.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз