14 майда "Мир" кинотеатрында "К брату через Мексику" фильмының премьерага кадәр күрсәтелүе узды. Бу - режиссер Руслан Акунның яңа әсәре, ул инде үзен "Рай под ногами матерей" фильмы белән таныткан иде. Яңа картина Үзәк Азиянең күп илләре өчен актуаль булган миграция проблемасын күтәрә, шулай да гаилә кыйммәтләренә һәм Ватанга мәхәббәткә тирән басым ясап эшләнә. Иҗади очрашуда продюсер Нурбек Атаканов фильмда төп геройларның образлары реаль кешеләр тарихларыннан төзелгәнлеге турында сөйләде.
Фильм Америкага барырга омтылган мигрантларның авыр юлы турында сөйли, еш кына анда бару идеальләштерелә. Тамашачыларның сорауларына җавап биреп, продюсер фильмны төшерү Аргентинада, Көньяк Американың экстремаль шартларында узуы турында уртаклашты. Авыр җирле урыннар, катлаулы табигый ландшафтлар, куркыныч бөҗәкләр белән тулы джунгли, юллар һәм су булмау - болар барысы да законсыз иммигрантлар юлының атмосферасын мөмкин кадәр реалистик итеп җиткерү өчен сайланган, дип билгеләп үтте продюсер.
Сюжет үзәгендә кыргызларның гаилә кыйммәтләренә басым, якыннары өчен фидакарьлек һәм чит илләрдәге тугандаш халыкларның үзара ярдәме тора. Фильм законсыз иммигрантлар алдында торган кыенлыкларны һәм куркынычлыкларны мөмкин кадәр реалистик чагылдыра.
Миләүшә Айтуганова ассызыклавынча, зур финанслау булмауга карамастан, кыргыз киносы тамашачыда да, халыкара фестивальләрдә дә танылу алган әсәрләр булдыра ала. Ул шулай ук Кыргызстан белән уртак кино проект өчен идеяләр турында сөйләшүнең өч еллык процессы турында әйтте. Күрсәтү алдыннан Татарстан Республикасы "Татаркино" ДБМУ продюсерлык үзәге җитәкчесе Миләүшә Айтуганова һәм продюсер Нурбек Атаканов белән "Киностан" ҖЧҖ арасында фильмны бергәләп җитештерү (ясау) турында килешү имзаланды.
Нурбек Атаканов яңа фильмны төшерү агымдагы елның декабрендә башланачагын хәбәр итте.
Ә "К брату через Мексику" фильмы киң прокатка 28 майда чыга.