«Мир» кинотеатрында «Свежая клюква» яңа программасы белән ЖИВаGO чыгыш ясады
«Мир» кинотеатрында «Свежая клюква» яңа программасы белән ЖИВаGO чыгыш ясады.
Яңа программаны Казан технология һәм дизайн көллияте студентлары күрде. Һәр номер алдыннан коллектив җитәкчесе Артем Зайцев колядка һәм масленица кебек йолалар һәм традицияләр, шулай ук Татарстанның рус авылларының тере тарихы турында сөйләде. Аларның башкаруында «Масленица», «Верба», «Настя», «Лён», «Сени-тусени», «Голубые глазки» кебек җырлар яңгырады.
ЖИВаGO яңа заманча башкаруда ниндидер бер драйв белән бию хәрәкәтләренә этәрүче борынгы көйләрне тәкъдим итте. Ә өстәмә үзләре сыман эчкерсез һәм үткен сүзләр сыйфатында авторлык музыка да башкардылар.