13 майда "Мир" кинотеатрында язгы һәм патриотик җырлар яңгырады. "Яз һәм Җиңү җырлары" чарасында тамашачылар совет кинематографиясе атмосферасына кереп данлыклы фильмнарындагы яраткан җырларына караоке башкарды.
Алып баручылар Светлана Говорунова һәм Рәисә Харисова белән бергә тамашачылар «Журчат ручьи» «Весна» кинофильмыннан, «Когда весна придет, не знаю» («Весна на Заречной улице»), «Три танкиста» («Трактористы»), «Перелетные птицы» («Небесный тихоход»), шулай ук «Катюша» һәм «Песенка фронтового шофера» җырларын башкардылар.
Кичәнең үзенчәлекле мизгелләре буларак тамашачыларга алып баручылар үзләре башкарудагы җырлар да бүләк иттеләр. Рәисә Харисова "Концерт фронту" кинофильмыннан «Синий платочек»ны, ә Светлана Говорунова «Семнадцать мгновений весны» картинасыннан «Песню о далекой Родине»ны башкарды.
Соңгы аккордлар тынгач, тамашачыларга «Дорога на Берлин» фильмын күрсәтү оештырылды. Кинолента, үткәннәргә портал буларак, 1942 елның кырыс җәенә тамашачыларны алып керә, анда картина героеның яшьлеге сугышның аяусыз чорына туры килә. Ләкин куркыныч һәм югалтулар арасында ут һәм төтен аша узган, ул вакытка бик кирәк булган, зәгыйфь кенә дуслык башланып китә.
Тамашачылар өчен "Яз һәм Җиңү җырлары" чарасы үткәннәргә чын сәяхәт булды, андагы музыка һәм кино Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында җиңүчеләр буынының фидакарьлеген һәм батырлыгын тагын бер тапкыр искә төшерергә мөмкинлек бирде.