"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан XVII Бөтенроссия "Многоликая Россия" журналистика конкурсы (алга таба - Конкурс) игълан ителде.
Конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү 11 июньдә башланып 2026 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
Конкурсның учредителе һәм оештыручысы - милли эшләр буенча Федераль агентлык ярдәмендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы (алда таба - Агентлык).
Конкурста җиңүчеләр унбер номинация буенча дипломнар һәм акчалата бүләкләр алачак. (Гран-при - 500 мең сум, 1 урын - 100 мең сум, 2 урын - 80 мең сум, 3 урын - 50 мең сум):
«Гран-при»;
«Телесюжетлар циклы»;
«Телепроект (документаль фильм, телепрограмма циклы)»;
«Радиотапшырулар циклы»;
«Басма матбугатта язмалар циклы»;
«Интернет-массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы»;
«Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар һәм яшүсмерләр проектлары»;
«Мәдәниятара диалогка багышланган иң яхшы проект» (ЯҢА);
«Россия Федерациясе халыкларының традицион рухи-әхлакый һәм гаилә кыйммәтләрен иң яхшы яктыртылуы»;
«Фотоэшләр сериясе: Россия халыкларының милли бәйрәмнәре»;
«Татарстан Республикасының массакүләм мәгълүмат чараларында милләтара һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләр мәсьәләләрен иң яхшы яктыртылуы».
Конкурс нигезләмәсе һәм өстәмә мәгълүмат Агентлыкның рәсми сайтында урнаштырылган: https://tatmedia.tatarstan.ru/index.htm/news/2530293.htm. Белешмәләр өчен телефон номеры: 8(843)570-31-12.