«Моң» дебюты: елата да, сокландыра да

Казан халкының күңеленә "Мөгаллим" фильмы хуш килгәннән соң, әле дә тәэсирләр белән бүлешү барса да, "Алтын минбар" XXII Казан халыкара кинофестивале янәдән милләтебез турында гына түгел, ә асылыбыз турында сөйли торган тагын бер картинага аншлаг җыйды. Ул - Софья Чигированың "Моң" фильмы. Мәдәният, хәтер һәм татар җаны дип аталган ике фильм тамашачы аңында янәшә торды һәм икесе дә тулы заллар җыйды. Татарстан үзе турындагы киноларны сагынган, күрәсең.

"Татаркино" директоры Ильяс Гафаров, "Моң" кино төркеменә мөрәҗәгать итеп:

"Безнең кинога кешеләр йөри икән, димәк, өмет бар. Яшь авторлар белән кызыксыналар икән, киләчәккә бу бик зур адым, дигән сүз".

Зал кирәк өчен генә алкышламый, һәм тамашачыны фильм ошамаса, ахырга кадәр залда да калдырып булмый, дип билгеләп үтте чаралар алып баручы Рәйсә Харисова.

Сәхнәдә торган кино төшерү төркеме барысы да диярлек беренче тапкыр чыгыш ясаучы булып чыга. Режиссер Софья Чигирова, сценарист Дарина Кадыйрова, оператор, күпчелек актерлар - барысы өчен дә бу эш беренче була. "Без Дарина белән Санкт-Петербург кино һәм телевидение институтын тәмамладык. Икебез дә Чаллыдан", - диде Софья.

75 яшьтәге дебютант ханым һәм иң яшь актриса

Фильмда Нурия әби ролен башкарган Рима Ключарева сәхнәгә чыккач, дулкынлануын яшермичә:

- Мин инде олы яшьтә, ләкин, Аллага шөкер, әле зиһенем бар. Карыштым башта, булдыра алмыйм дип уйладым. Ләкин Софья сөйли башлагач, сценарий миңа бик ошады. Бу команда - шундый тыныч, бик төпле эшләүче кешеләр. Ике метрлы ирләр белән бу кечкенә Софья ничек итеп ярты сүздән аңлашып эшләде! Бу миңа бик ошады! – диде.

Ә менә кечкенә Амелияга чын күз яшьләре белән еларга туры килә:

- Миңа бер күренештш елап җибәрү авыр булды. Шуңа күрә елата торган тамчылар салырга туры килде күзгә, шуннан соң әкрен генә еладым, - дип таныды кыз.

Зал елмаеп куйды. «Син безгә нинди зур серне ачтың хәзер!» - дип шаяртты алып баручы. Ләкин бу самимилектә фильмның төп асылы чагыла: «Моң» - ул чын җан ачысы, үзеңнең ниндидер якын нәрсәңне югалтканда елата торган.

«Хәзинә» һәм су астында калган авыл

Бу сценарий Дарина Кадыйрованың диплом эше булып торган тарихның кайдан килеп чыкканын үзе сөйләп:

- Идеяны мин уйлап таптым. Төп чыганагым – ул минем гаиләм, әбием иде. Авылны әбисенең яшь чагында су баса. Ул үзенең туган җирен яратуы турында сөйләде, һәм бу мине бик илһамландырып җибшрде. Аннары минем башымда "Нәрсә ул туган йорт?" дигән сорау туды һәм мин бу фикерне эшемдә җиткерергә тырыштым.

Софья Чигирова ачыклап үтүенчә, гади, әмма чын татар авылларында, шулай ук имеш, тиздән сүтеләчәк диелгән авыл клубында төшергәннәр."Без бөтен кино төшерү төркеме белән Макаровкада яшәдек, һәр иртән Атабайга барып, бу урыннарны тулысынча яулап алырга тырыштык", - дип елмаеп искә төшерде режиссер.

Министр урынбасары булып чыккан тамашачы

Кичәнең иң көтелмәгән мизгеле Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллинның тамашачылар белән бергә залда булуы. Ул рәсми чыгыш белән килми, бары тик үз тәэсирләре белән бүлешә:

- Мин жюри әгъзасы түгел, әмма соңгы вакытта күргәннәрем арасыннан бу иң яхшысы булгандыр. Уйлавымча, мондагы зал да минем белән килешәдер. Актерлар уены да, режиссура да... Сезгә - афәрин!

Зал киноның «татар мохитенә» яхшы булганы өчен генә түгел, ә чыннан да болай да яхшы кино була алганлыгы турында үз фикерләрен ачык әйткән кешенең сүзләрен хуплап дәррәү алкышларга күмде.

«Моң» - ул музыка түгел, ә күңел кыллары

Тамашачыларның берсе, микрофон янына чыгып, күпләр уйлаган фикерне әйтте:

- Без татар фильмнарын бары тик булганнарына гына да мактыйбыз. Ләкин монда бернинди дә туры килмәгән җире юк. Монда драма! Мин "Моң"га барганда, музыка турында тагын фильм булыр инде дип уйладым. Ә чынлыкта сез моң нәрсә икәнен аңлата алдыгыз: бу музыка гына түгел, бу җан кыллары. Бездә су баскан авыллар күп, бу - фаҗига һәм сез аны күрсәтә алдыгыз.

Тагын бер тамашачы өстәп:

- Мин бал суы эчкән кебек булдым. Зур рәхмәт Сезгә. Бердәнбер җитмәгән нәрсә - җыр тәрҗемәләре.

Режиссер Софья Чигирова бу аңлы рәвештә кабул ителгән карар дип җавап бирде: "Музыканы күбрәк тою өчен аңа басым ясарга теләдем. Ләкин алга таба күрсәтүләр өчен исәпкә алырбыз".

Залдан кемдер каршы чыкты, һәм бу тәрҗемә ителмәгәнне тәрҗемә итәргә кирәкме-юкмы дигән кечкенә бәхәс булып алды:

- "Моң" сүзе тәрҗемә ителми, һәм бу җырлар җан аша үтәргә тиеш. Алар нәкъ шулай күңелгә керделәр. Һәм аерым хөрмәт Сезгә, чөнки рус һәм татар телләре гармонияле рәвештә бирелгән.

Прокатка планнар: башта Татарстан, аннары - Россия

Дистрибуция турындагы сорауга продакшн вәкиле җентекле аңлатып җавап бирде:

- Әйе, без дистрибуция планлаштырабыз. Башта Татарстанда йөрибез - моны "Татаркино" эшләячәк. Аннары - гомумроссия базарына киң тамашага чыгабыз. Фильм зур региональ әһәмияткә ия, әмма минем Татарстан белән бернинди бәйләнешем юк, шул ук вакытта миңа музыка, актерлар уйнавы, барысы да бик ошый. Ул уңышлы булыр дип ышанам.

Музыкаль бизәлештә «Дышать» проекты авторы Гөлназ Шакирова катнашты.

Күңелдә калучы ихлас кино

Очрашу көчле алкышлар һәм чын күңелдән яңгыраган рәхмәт сүзләре белән тәмамланды.

Софья Чигирова, сәхнәдә үз командасы белән басып торганда, иң мөһим сүзләрен әйтте:

- Бу эшне башкарганда мин күңелемне берничә нәрсәдер эшли алмавымны аңладым. Бу сценарийга эчтәлек эзләнү бары тик газаплар аша гына үткәч, үзеңне, гаиләңне, үз тарихыңны аңлау аша гына булачагы ачыклады. Ансыз бу моңны сизү мөмкин түгел.

"Моң" фильмы "Алтын минбар" XXII Казан халыкара кинофестиваленең төп конкурсында катнаша. Фестиваль нәтиҗәләре һәм җиңүче картиналар исемлеге 8 сентябрьдә Камал театрында игълан ителәчәк.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз