Региональ төсмердән милли уңышка: Россиядә үзара көндәшлеккә сәләтле кино булдыру
Фикер алышуда кинолабораториядә катнашучылар гына түгел, чакырылган кунаклар да катнашты: режиссер һәм сценарист Николай Лебедев (Мәскәү), ФПРК тулы цикллы кинолабораториясенең креатив продюсеры Ирина Шаталова (Мәскәү), ТР ДБМУ "Татаркино" директоры Ильяс Гафаров (Казан), куючы-оператор һәм режиссер Айдар Шәрипов (Казан), кинорежиссёр Ренат Сайга (Яр Чаллы), АНО ДПО «Академия цифрового творчества» ("Санлы иҗат академиясе") директоры Александр Савинич (Әлмәт).
"Экипаж", "Легенда № 17", "Нюрнберг", "Звезда", "Кракен" кебек фильмнарны төшергән танылган Россия кинорежиссеры Николай Лебедев кызыклы кино ясауга үз рецептын сөйләде.
"Әгәр региональ сегментта чын мәгънәсендә сәләтле, милли төсмер һәм берәр үзенчәлек йөртүче кино барлыкка килсә, аны иң киң тамашачыга күрсәтү мөмкинлеген эзләргә кирәк. Дистрибуцияне киң булган челтәрләр ярдәмендә кулланырга кирәк. Иң мөһиме - тамашачы өчен кызыклы тема табу, әгәр матур һәм профессиональ фильм артында һәркемгә якын һәм аңлаешлы хикәя күрсәтелсә, анда иң киң тамашачы арасында тасманың уңышына ирешүенә ышанып була", - дип инана Николай Лебедев.
ФПРК тулы цикллы кинолабораториясенең креатив продюсеры Ирина Шаталова статистика белән уртаклашты: региональ кинематографиягә ярдәм фонды ел саен ил буенча уен һәм документаль жанрдагы 60 кыска метражлы фильм ясарга ярдәм итә.
"Яшь төбәк режиссерларының еш кына көндәшлеккә сәләтле кино булдыру өчен универсаль күнекмәләре юк. Шуңа күрә безнең кинолабораторияләр аша без аларга бу эштә булышабыз һәм оригиналь, җирле контент белән эшләргә ярдәм итәбез. Без мондый кыска метражлы фильмнарга чит ил платформалары ягыннан кызыксыну артуын күрәбез. Мәсәлән, Кытайда мондый картиналарга ихтыяҗ зур, ләкин тагын аларга аңлаешлы һәм якын эчтәлекле фильмнар кызыклы. Ләкин Россия стриминг платформалары, әлегә кадәр кыска метражлы фильмнарны бик яратмыйлар һәм бик сирәк урнаштыралар дип уйлыйм", - диде Ирина Шаталова.
Режиссер Айдар Шәрипов үзенең кинематографик тәҗрибәсе һәм төрле елларда кинолабораторияләрдә катнашуы белән уртаклашты.
"Без мондый чараларда катнашып гаять зур тәҗрибә тупладык, һәм төп күнекмәләр – ул фильм өчен тема сайлау, команда сайлау, аның эчендә коммуникацияне дөрес төзү сәләте. Минем соңгы фильмым "Диайвай" тиздән стриминг платформаларының берсендә чыгачак, ул Россиянең иң зур скейт-паркын төзү өчен Казанга Россиянең төрле почмакларыннан килгән яшьләргә багышланган. Бу фильмны ясау өчен без инвестор акчаларын җәлеп итә алдык. Тарихта кечкенә бюджетка халыкара фестиваль уңышлары булган кыска метражлы фильмнар төшерелгән, аннары чит ил платформаларында урнаштырылган мисаллар бар. Кызыклы тарих һәм геройларның булуы тасманың прокаты һәм аның язмышының уңышлы гарантиясе булуын раслый", - дип саный Айдар Шәрипов.
Чаллы режиссеры Ренат Сайга үзенең фильмын дистрибуторларның берсе "беренче" эшелон актерлары төшерелмәгәнгә күрә генә карамаган хәлгә дучар булуын әйтте. Иң яхшысы, бу фильм чикләнгән кинотеатрларда күрсәтеләчәк. Фикер алышуда катнашучылар, кызганычка каршы, мондый күренеш әле дә очрый дип килештеләр. Ләкин аз танылган актерлар башта уңыш вәгъдә итмәсәләр дә, популяр булып, киноленталарда кинокомпанияләргә зур табыш китергән мисаллар да бар.
Паблик-ток азагында АНО ДПО «Академия цифрового творчества» директоры Александр Савинич үз оешмасы эшенең төп юнәлешләре турында сөйләде.
"Без Татарстанның нефть башкаласы Әлмәттә эшлибез, һәм "Татнефть" безне бик хуплый. Мәсәлән, анимация мәктәбе бездә күп еллар дәвамында бар. Шулай ук без анимация цехын булдырдык. Ә безнең чыгарылыш сыйныф укучылары эре анимация үзәкләре белән уңышлы хезмәттәшлек итә һәм халыкара проектлар өстендә эшли. Мисал китерәм: "Девятаев" фильмы өчен кайбер "шотлар"ны безнең егетләр ясаган. Кинематографиядә, региональ генә түгел, иң мөһиме - кадрлар җитмәү. Һәм мондый үзәкләр нәкъ менә безнең кебек бу бушлыкны каплый. Барлык теләүчеләрне дә безнең тәҗрибә белән танышырга һәм әгәр теләсәләр, безнең мөмкинлекләребезне, тәҗрибәбезне һәм урыннарыбызны кулланырга чакырам", - диде Александр Савинич.
Казан Кремлендә паблик-ток фикер алышу гына түгел, ә Россиядә көчлерәк һәм көндәшлеккә сәләтле кино индустриясен булдыру юлында мөһим адым булды. Николай Лебедев кебек осталарның тәҗрибәсе белән ныгытылган региональ режиссерлар фильмнарының сәнгатьчә һәм коммерция кыйммәтен арттыру стратегияләре турында фикер алышу Россия киносының уникальлеген саклап һәм бөтен ил буенча тамашачылар күңелен яулап үсүенә өмет бирә.