Роман Курцын Казанны ошаткан

Россия актеры, каскадёр, сценарист һәм продюсер, "Алтын минбар" XXII Казан халыкара кинофестиваленең махсус кунагы Татарстан башкаласында үзенең вакыйгаларга бай көнен "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында зур матбугат конференциясе белән башлады. Һәм шунда ук очрашуның мәгънәсен билгеләп журналистларга җиңел, ләкин җитди һәм төпле сөйләшүгә юнәлеш куйды.

"Минем уйлавымча, Россия кинематографиясенә караганнан соң балаларда спорт белән шөгыльләнү теләге барлыкка килә торган мотивацияле фильмнар җитми", - ди Роман Курцын.

Шуңа күрә дә ул гади шәһәргә килеп, спорт белән шөгыльләнә башлаганнан соң дуслар гына табып калмыйча, мәктәптәге буллингтан да котыла алган, тормышта төп кыйммәтләрнең нәрсә икәнен аңлый башлаган малай турында «Малыш-каратист» фильмын төшерергә уйлый.

Балалар катнашында экшн-фильмнар төшерү никадәр авыр дигән сорауга җавап биреп, ул фильмда төп роль уйнаган актер малайга аның белән бергә өч ай яшәргә һәм көрәш сәнгате нигезләрен өйрәнергә туры килүен әйтте.

Роман Курцын ышануынча, хәзерге заманда күз алдына да китереп булмый торган тизлек белән үсүче ЯФ (ИИ), әлбәттә, кино ясауда күбрәк кулланылачак, ләкин тере актерларны беркайчан да алыштыра алмый. Тамашачы чын картинаны ясалма фәһемнән аерырга сәләтле.

Хәзерге яшь буынны кызыксындырачак һәм бер үк вакытта нәрсә явызлык, нәрсә яхшылык икәнен өйрәтәчәк балалар фильмнары турында сөйләшүне Роман Казан Кремле Гамәви урыннарында тамашачылар белән очрашуда дәвам итте, анда һәркемгә «Малыш-каратист» фильмы күрсәтелде. Романның Казан белән бәйләнеше бик нык булып чыкты. Монда аның апасы яши. Гомумән, аның нәселендә "татар каны" да бар икән. Роман Курцын - "Ярфильм" ҖЧҖнең арт-директоры һәм нигез салучысы, очрашуны алып баручы Аделя Никитина татар телендә "яр" сүзенең берничә мәгънә булуын сөйләгәндә ул үзе дә гаҗәпләнде. Беренчедән, бу нәрсәдер кисеп алу, һәм бу каратист хәрәкәтләренә бик охшаш, ул шулай ук "җанаш" яки "сөйгән" дип тәрҗемә ителергә мөмкин, өченчедән, "яр" ул текә җир, ә текәлек Роман геройларының характеры үзенчәлекләренең берсе һәм аның харизмасын тәшкил итә.

Казан Кремлендәге очрашу бик күңелле һәм җылы булып чыкты, моңа җылы һава торышы торуы да өстәмә күңеллелек бирде. Аралашу азагында Роман Курцын барысын да "Мир" кинотеатрында иҗади очрашуга һәм тагын бер тапкыр «Малыш-каратист» фильмын карарга чакырды.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз