"Союзмультфильм"ның 90 еллыгына Казанда "Могҗизалар фабрикасы" ачыла

Экспозиция кунаклары экран артын күреп мультфильм ясауның барлык этаплары белән таныша алачак.

10 июльдән 19 июльгә кадәр Казанда легендар "Союзмультфильм" киностудиясенең 90 еллыгына багышланган «Фабрика чудес» ("Могҗизалар фабрикасы") интерактив күргәзмәсе узачак. Экспозиция кунакларны уйланудан һәм беренче эскизлардан алып җанланган мультгаләмгә кадәр киностудиянең иҗади "цехлары" аша үтәргә һәм мультфильмның ничек тууын күрергә чакыра.

Берничә буынга Винни-Пух, Карлсон, Умка һәм башка яраткан персонажлар бүләк иткән "Союзмультфильм" студиясе юбилейны 10 июньдә бәйрәм итә. "Могҗизалар фабрикасы" күргәзмәсе кунаклары тавыш цехында персонажлар тавышларының ничек барлыкка килүен, хәрәкәтсез курчаклар һәм декорацияләрнең курчак анимациясенең тере геройларына ничек әверелүен, рәсемле, курчак, 3D- һәм башка анимация техникасы белән танышачак. Күп экспонатларга кул белән кагылырга, үзегез эшләтеп җибәрергә һәм тикшерергә мөмкин, ә экспозиция буйлап сәяхәтне аудиогид озатып барачак.

"Могҗизалар фабрикасы" Мәскәүдә 15 июньдә эшли башлады, ә 27 июньдә Түбән Новгородта ачылды. Бу вакыт эчендә аңа 20 меңнән артык кеше килгән. Казаннан соң күргәзмә Сарытау, Екатеринбург, Төмән һәм Чиләбегә юл алачак. Һәр шәһәрдә проект яраткан мультфильмнар, тематик чаралар һәм гаилә маҗаралары атмосферасы күрсәтелеп "Союзмультфильм"ның зур юбилей маршрутының бер өлеше булып узачак.

Күргәзмә кысаларында кунаклар өчен өстәмә чаралар - көн саен мультфильмнар күрсәтү, ял көннәрендә мастер-класслар һәм яраткан геройлар белән очрашулар да үткәреләчәк.

Адресы: Казан шәһәре, Сибгат Хәким урамы, 4 ("Казан" гаилә үзәге)

Вакыты: 11:00–21:00

Күргәзмәгә көн саен керү ирекле.

Экспозициядә булуның уртача дәвамлылыгы якынча 20-30 минут.

Алдан теркәлү таләп ителә: souzmult90.ru

Яшь чикләүләре: 6+

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз