Стриминг сервисларында һәм онлайн кинотеатрларда "Телсез күке" һәм "823-нче километр" фильмнары

Берьюлы берничә стриминг сервисларында һәм он-лайн кинотеатрларда хәзер Татарстан киносы җитештерүендәге "Телсез күке" (реж. Рәүф Кубаев) һәм "823-нче километр" (реж. Әмир Галиәскәров һәм Ирек Хафизов) фильмнарын карарга мөмкин.
Мәсәлән, ivi стриминг сервисында (IVI) бу картиналарны "Популяр фильмнар" җыелмасыннан сайлап алырга, ә он-лайн кинотеатрларда "Кинопоиск" һәм "ОККО" эзләү системасында табарга мөмкин.
Ике фильм да шактый кинофестивальләрдә бүләкләр ала, тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнә һәм тамашачы мәхәббәтенә лаек була. Хәзер аларны карау күп санлы сыйфатлы милли кино сөючеләргә дә мөмкин булды.
