Татарстанның «Вечный Огонь» кинокомпаниясе һәм Казан Суворов хәрби училищесы киностудиясе белән берлектә "ТАИФ" компанияләр төркеменең финанс ярдәме белән төшерелгән "Танкист" (режиссеры - Елизавета Киселева) нәфис фильмы PREMIER онлайн-платформасында прокатта. Кино төшерү 2025 елның язында Татарстан Республикасының Балык Бистәсе, Биектау һәм Лаеш районнары территориясендә узды. Фильмда төп рольләрне Дмитрий Смирнов һәм Андрей Еналеев уйнаган.
Картинаның сюжеты А.Твардовскийның «Рассказ танкиста» шигыренә нигезләнә. Сугыш кырында очрашкан малайның һәм танк экипажы командирының тарихы дәвам ителә: сугыштан соң танкист малайны эзләп таба.
2025 елда "Танкист" Бөек Ватан сугышы турында фильмнарның иң зур фестивале - «Перерыв на кино» ("Кинога тәнәфес") XI Халыкара фестивалендә иң яхшы уен фильмы дип таныла.
PREMIER онлайн платформасында фильмга сылтама