
Игътибар кастинг! Әгәр сез кинода төшәргә күптән хыялланган булсагыз, бу хәзер сезнең өчен зур мөмкинлек!
Июль аенда Татарстанда Ркаил Зәйдулланың "Абага чәчәге" ("Цветок папоротника") әсәре мотивлары буенча тулы метражлы нәфис фильм төшерү башлана. Фильм режиссеры һәм сценарий авторы Салават Юзеев, продюсеры Миләүшә Айтуганова, кастинг-режиссеры Ирек Хафизов.
Икенчел рольгә 30 яшьтән 40 яшькә кадәрге ир-ат таләп ителә, озын буйлы, төз гәүдәле, матур, нәфис кыяфәт, рус телен белү, театрда һәм кинода эшләү тәҗрибәсе булу мәҗбүри.
40-50 яшьлек урта буйлы һәм гәүдәле ир-ат, татар телен белү, театрда һәм кинода эшләү тәҗрибәсе булу мәҗбүри.
40 яшьтән 70 яшькә кадәр булган ир-атлар һәм хатын-кызлар.
Кастинг 29 майда 10.00 сәгатьтә "Татаркино" бинасында Петр Алексеев урамы, 3 нче йорт адресы буенча узачак ("Кооператив институты" җәмәгать транспорты тукталышы).
Гаризаларны шәхси хәбәр белән номерга калдырырга: 8-986- 931-11- 30