20 сентябрьдә «Время быть вместе» ("Бергә булу вакыты") фестивале кысаларында исемнәре Татарстанның Электрон мактау тактасына кертелгән республиканың күренекле кешеләрен хөрмәтләү буенча тантаналы чара узды. Лауреатлар арасында үз гомерен төбәк кинематографиясе мирасын саклау һәм үстерүгә багышлаган кеше, ТР ДБМУ "Татаркино"ның фильмнар фондын саклаучы, кино тармагы ветераны Рәис Мөхәммәт улы Садриев бар.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов Рәис Мөхәммәт улы Садриевка Электрон Мактау тактасына кертү турында таныклык тапшырды. Мондый зур бүләк югары һөнәри унышлар һәм намуслы хезмәт өчен җәмәгатьчелек тарафыннан танылу булып тора.
Татарстан кинематографиясе системасында Рәис Мөхәммәт улының юлы 1997 елда башлана. Ул республика халкына кино хезмәтен үстерүгә, гамәлдәге кино җайланмаларын һәм район кино учреждениеләре эшен саклауга, республиканың кече шәһәрләрендә һәм авыл җирлекләрендә кино күрсәтүгә, милли кинематографияне алга этәрүгә зур шәхси өлешен кертте.
Рәис Мөхәммәт улы Садриевның профессиональлеге берничә тапкыр иң югары дәрәҗәдә билгеләнеп үтелә. Ул "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" мактаулы исемен йөртә, "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале иясе, шулай ук Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Россия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
"Татаркино" коллективы Рәис Мөхәммәт улын лаеклы Электрон Мактау тактасына кертелүе белән котлый һәм алга таба тормышында уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм кино сәнгатен саклауда яңа казанышлар тели.
Татарстан Республикасының электрон мактау тактасы Татарстан Республикасының икътисадый, социаль һәм мәдәни үсешенә юнәлтелгән сәяси, җитештерү, фәнни-тикшеренү, социаль-мәдәни, иҗтимагый һәм башка эшчәнлек өлкәләрендә күренекле нәтиҗәләргә ирешкән гражданнарның хезмәтләрен җәмәгатьчелек тарафыннан тану максатыннан Татарстан Республикасы Рәисенең Указы белән булдырылган.