1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көнендә "Мир" кинотеатры төрле буын вәкилләренең очрашу урынына әверелде. "Татаркино" ул көнне "Алтын көз" бәйрәм чарасын оештырып кунакларга яраткан совет киносы дөньясы буйлап онытылмаслык сәяхәт бүләк итте.
Залдагы атмосфера беренче минутлардан ук җылылык һәм эчкерсезлек белән тулды. Бәйрәмне алып баручылар - Светлана Говорунова һәм Рәисә Харисова тамашачылар белән бергә легендар композитор Александр Зацепинның музыкаль композицияләрен башкардылар. Программа үз эченә һәркем белә һәм ярата торган хитларны алган: «Бриллиантовая рука»дагы «Песни про зайцев» һәм «Остров невезения»дан алып «Земля Санникова» фильмыннан «Есть только миг» лирикасына кадәр. Совет кинематографиясенең алтын фонды буйлап музыкаль сәяхәт "Алтын минбар" Казан халыкара кинофестиваленең "Эхо" программасы кысаларында узды.
Чара кунаклары булып дистә еллар гомерен кино тылсымын булдыруга багышлаган кино индустриясе ветераннары килделәр. Алар бу бәйрәмдә хезмәттәшләре һәм тамашачылар белән дә очраштылар.
Бәйрәмнең музыкаль өлешеннән соң кунаклар «Царевна-лягушка» фильмын карады.
Кичә ахырында алып баручылар кунакларга рәхмәтләрен белдерделәр, ә иң актив тамашачыларга булачак сессияләргә билетлар бүләк иттеләр.