2026 елның 15 июлендә 15.00 сәгатьтә "Мир" кинотеатрында табиб - гинеколог Нагуманова Эльвира Илдусовнаның ачык лекциясе була. Чара Татарстан Республикасы "Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең белем һәм мәгълүмат бирү даими проекты - «Час здоровья» ("Сәламәтлек сәгате") кысаларында узачак.
Баланың тууы гаиләнең тормыш рәвешен, гадәти рольләрне, көн режимын һәм шәхесара мөнәсәбәтләрне тамырдан үзгәртә. Очрашу барышында ата-ананың яңа статуска яраклашудагы төп аспектлары каралачак.
Лекциянең төп темалары:
· Психологик аспект: парлар арасында гармонияне саклау, эмоциональ аруның профилактикасы, көнкүреш бурычларын конструктив бүлү һәм үзеңне кабул итү.
· Медицина аспекты: йөклелекне грамоталы итеп планлаштыру, гестация чоры барышының үзенчәлекләре һәм хатын-кыз организмын бала тудырганнан соң торгызу үзенчәлекләре.
Чара халыкның медицина грамоталылыгын күтәрүгә һәм гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелгән.
Керү ирекле. Кинотеатр сайтында теркәлү сорала: https://kinoteatr-mir.ru/release/10079178?date=2026-07-15