Татарстан фильмы "Гашыйклар тавы" Бөтенроссия Шукшин кинофестивалендә "Иң яхшы продюсерлык эше өчен" премиясенә лаек булды


Василий Шукшинның туган ягында, Сростки авылында "Шукшинские дни на Алтае" XVIII Бөтенроссия фестиваленең йомгаклау көне узды. Быел конкурс эшләре рекордлы санда - 60 тан артык картина сайланды. Ә барлыгы 600 дән артык гариза килгән.

 Жюри өч конкурс программасында җиңүчеләрне игълан итте. "Иң яхшы продюсерлык эше өчен" премиясе (продюсерлары Миләүшә Айтуганова һәм Елена Борисова) "Гашыйклар тавы" фильмында төп рольне уйнаган һәм фестивальдә картинаны тәкъдим иткән ТР халык артисты Рафик Таһировка тапшырылды.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз