Хөрмәтле кинематография өлкәсе хезмәткәрләре һәм кино сәнгатен яратучылар! Сезне чын күңелдән Россия киносы көне белән котлыйм!
Кинематография – ул индустрия гына түгел, мәдәни кодны саклый торган, чик кысаларында гына калмыйча, йөрәкләрне берләштерә алырлык көчле диалог коралы.
Татарстан киносы тарихы бер гасырдан артык вакыт белән исәпләнә. Ул илдә беренчеләрдән булып, Идел буенда беренче кино җитештерү һәм кино тарату функцияләрен берләштергән Казандагы "Таткино" кино оешмасы барлыкка килүдән башлана. Киләсе елда ук без билгеле датаны "Совкино" һәм "Таткино" киностудияләре берлегендә иҗат ителгән режиссер Юрий Таричның "Булат-Батыр" беренче татар нәфис фильмының 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.
Бүген безнең республика бай кинематографик тормыш белән яши. Төп вакыйгалардан "Алтын минбар" халыкара кинофестивале тора. Быел ул 22 нче тапкыр узачак, ә ачылыш фильмы халыкара уртак җитештерүендәге бөек мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турында тирән мәгънәгә ия "Мөгаллим" картинасы булачак. Шулай ук анимациядә һәм автор киносында яңа офыклар ачучы "Каракуз фильм" халыкара кинофестивале, ә яшь тамашачыларга талантларын ачучы "Милли мультФест" балалар фестивале дә мәдәни тормышта мөһим роль уйный.
Бүген республикада 176 кино мәйданчыгы эшли, алар арасында "Мир" кинотеатры, муниципаль һәм шәхси кинозаллар бар. Быел гына да Россия һәм чит ил җитештергән фильмнарны шәхси кинотеатрларда 265 меңнән артык тамашачы караган, ә "Татаркино" тарафыннан тәкъдим ителгән фильмнарны - 240 мең кеше.
Шунысы куандыра, илебез тамашачылары безнең хезмәт нәтиҗәләрен күреп кабул итә. Республикабыз кинематографистлары катнашында прокат таныклыгы алган берничә танылган Россия фильмнары һәм сериаллары "Тарлан", "Сөмбел", "Гашыйклар тавы" һәм башкаларны билгеләп үтәргә кирәк. Безнең география да киңәя: Татарстан киносы көннәре Свердловск өлкәсендә, Башкортстанда һәм Оренбург өлкәсендә уңышлы гына үткәрелеп килә. Үз чиратында, республикабыз Һиндстан, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Италия һәм Кытай кино көннәрен уздыра.
Бүген, Россия киносы көнендә, без үткән юлга горурланып карыйбыз һәм тагын да көчлерәк булу өчен алга таба үсеш перспективаларын күрәбез.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Эшчәнлегегез өчен рәхмәт! Зур илебез һәм республикабыз мәдәниятенә, тарихына чын күңелдән булган мәхәббәтегез эшегезне тирән мәгънә белән тулыландырсын, ә нәтиҗәләр рәхмәтле тамашачылар тарафыннан кабул ителсен.
Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова