Традицион рәвештә, бөтен иҗат төркеме имзалары куелган тәлинкәне ватудан "Абага чәчәге"(«Цветок папоротника») яңа тулы метражлы фильмын төшерү башланды. Мондый йолада күбрәк ватылган кисәкләр килеп чыкса, картина шулкадәр уңышлырак булыр дип санала. Һәр катнашучы үзе өчен тәлинкә кисәге алып, аны кино төшерү тәмамланганчы сакларга дип сүз бирде.
Фильм продюсеры, "Татаркино"ның генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова кино төшерүнең уңышлы булачагына шикләнми, ә картина үзе, һичшиксез, тамашачыларга ошар дип әйтә.
"Безнең фильм сценариеның нигезендә танылган язучы, Татарстанның халык шагыйре, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла хикәяләре. Бу әсәрләр якты хисләр белән тулы, аларда хәзерге заман каршылыклары, хаклык кыйммәтләре һәм ялган проблемалары күтәрелә. Әйтергә кирәк, фильм Татарстан Республикасының "Татар халкының милли үзенчәлеген саклау" дәүләт программасы кысаларында төшерелә", - дип өстәде Миләүшә Айтуганова.
Сюжет буенча, яшь Алия, яраткан кешесен югалтканнан соң, бәхеткә таба юлны төрле, хәтта фаҗигале сынаулар аша уза. Ләкин ул өметен өзми, бигрәк тә аның янында тугры дусты булганда.
Фильм режиссеры һәм сценарий авторы Салават Юзеев: "Фильм жанрын төгәл билгеләү кыен. Минем уйлавымча, безнең картина - үч алу бер генә проблеманы да хәл итми, иң мөһиме - гаделлек табу, һәм шул вакытта аның барлык кыенлыклары һәм фаҗигале вакыйгалары белән тормыш, һичшиксез, мәгънәгә ия булачак".
Төшерүләр Татарстанның Балык Бистәсе районында уза. Урыннар өчен иң матур җирләр сайланган. Режиссер уйлаганча, табигать мөстәкыйль герой була, ул сюжет куя һәм кәефне билгели.
"Абага чәчәге" фильмында төп рольләрнең берсе Рафик ТаҺиров - ТР халык артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты. Алия ролендә - Гөлнара Хәсипова, аның бу кинодагы беренче эше түгел, ләкин аңа мондый күпкырлы төп рольне беренче тапкыр уйнарга туры киләчәк.
"Минем героем бик кызыклы. Безнең аның белән уртак фикерләребез күп: характерлары охшаш, хәтта кайбер сынауларны да аның кебек үзем уздым. Миңа экранда кулларын төшермәгән, авырлыклар алдында югалып калмаган, ләкин аларны нык һәм лаеклы узу өчен көч һәм ихтыяр тапкан замандашым образын гәүдәләндерергә туры киләчәк", - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Гөлнара Хәсипова.
Фильмның оригиналь теле - татар теле, ләкин продюсер Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, күбрәк тамашачыга күрсәтү өчен рус теленә дубляж ясарга ниятлиләр. Картина эше 2027 елда тәмамланыр дип көтелә, һәм төрле кинофестивальләрдә катнашканнан соң "Абага чәчәге" фильмы киң прокатка чыгарылачак.