Урицкий паркының "Җәйге кинотеатры"нда 8 августта "Сивка-Бурка" фильмы күрсәтелә
"Радио Дача" "Татаркино" белән берлектә сезне "Җәйге кинотеатрга" чакыра
8 августта 20.00 сәгатьтә "Урицкий" паркында "Сивка-Бурка" фильмы күрсәтеләчәк
12 яшьлек геймер Тёма каникулга интернеттан ерак урнашкан Цаплино авылына кайтарыла. Ул уйлаганга каршы, авылда тормыш борыңгы бояр Салтыковлар утары тирәсендә бара, анда җирле егетләр ат спорты буенча ярышларга әзерләнә. 12 яшьлек Филяга һәм аның тугры дусты Орликка бу ярышларда җиңү бик кирәк, ләкин ат абзарына куркыныч яный - аны җимерергә телиләр. Малайлар каршы чыга. Хәзинә эзләү, серле арбалы карт, ат абзарында янгын, куркыныч мәгарәләр һәм ярышларда җиңү - бу җәй балаларга ныклы дуслыкка башлангыч булачак.
Керү ирекле.