Яңа уку елында патриотик тәрбия һәм милли киноны үстерү

Татарстан Республикасы "Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе яңа уку елында "Пушкин картасы" бөтенроссия программасы кысаларында мәгърифәт һәм тәрбия чаралары циклын гамәлгә ашыруны дәвам итә.

Бүген, 23 сентябрьдә, "Мир" кинотеатры базасында Казан политехника көллияте укучылары өчен интерактив викторина узды. Чараны ТР "Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең кинофестивальләр һәм кино чараларын оештыру бүлеге башлыгы Светлана Говорунова үткәрде. Очрашу барышында катнашучыларга милли кинематография тарихы һәм Бөек Ватан сугышы турында иң танылган фильмнар турындагы сораулар бирелде.

Студентларда иң зур кызыксыну турдырган түбәндәге сорауларга җаваплар булды:

  • «Семнадцать мгновений весны» ("Язның унҗиде мизгеле") күп серияле телевизион совет фильмының төп герое исемен атарга.

  • «Будем жить!» ("Без яшибез!") дигән канатлы гыйбарә барлыкка килгән билгеле фильмның исемен әйтергә.

  • Беренче тапкыр легендар «Тёмная ночь» ("Караңгы төн") җыры яңгыраган картинаны искә төшерергә.

Актив катнашулары һәм тирән белемнәре өчен студентларга оештыручыларн истәлекле сувенирлар бүләк итте.

Белем өстәү блогы татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникинең әсәрләре нигезендә төшерелгән "823-нче километр" нәфис фильмын күрсәтү белән дәвам итте. Режиссерлары - Татарстан кинематографистлары Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскәров.

Бу цикл чаралары яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, Россия халыкларының мәдәни мирасын популярлаштыруга һәм студентлар җәмәгатьчелегендә милли кинематографиягә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз