10 декабрь көнне «Мир» кинотеатрында «Сөясеңме, сөймисеңме...» спектакле видеоязмасы күрсәтелә

5 ноябрьдән башлап 10 декабрьгә кадәр Казанның «Мир» кинотеатрында «Татаркино» мәдәният учреждениесенең Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән берлектә тормышка ашырылучы «Кино+Театр» проекты чаралары узачак. Әлеге уникаль проект ярдәмендә экраннарда Камал театрының репертуарда булмаган легендар спектакльләре «җанлана».

10 декабрь көнне 12 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында режиссер Радик Бариевның «Сөясеңме, сөймисеңме...» спектакле видеоязмасы күрсәтелә.

Тамашадан соң Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары – Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина һәм Татарстанның атказанган артисты Раил Шәмсуаров белән иҗади очрашу узачак.

Спектакльләренең видеоверсияләре рус субтитрлары белән татар телендә күрсәтелә.

Билетлар «Мир» кинотеатры сайтында һәм кассасында.

Билетларны Пушкин картасы белән алырга мөмкин.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз