Актриса Дания Нуруллина: «Бик яратып уйнаган рольләремнең берсе ул...»

3 декабрь көнне «Мир» кинотеатрында режиссер Илгиз Зәйниевның «Миркәй белән Айсылу» исемле спектакленең видеоязмасы күрсәтелде һәм Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина белән иҗади очрашу узды.

Тамашачыларга ул заманның гореф-гадәтләре күренешләре ошады. Җанлы әңгәмә барышында, авыл байларының корылыктан, ачлыктан интеккән кешеләрне рәнҗетүе, бер-берсен яратучы яшьләрне җәзалап, хәтта акыл югалтуга китергән күренешләр, гаделсезлек хөкем сөргән вакытлар тасвирлануын тыныч күңел белән карап булмавын белдерделәр. Дөрестән дә, спектакль бүген дә җәмгыятьнең авырткан җирләрен ачып сала сыман. «Миркәй белән Айсылу»да бәхетсез мәхәббәт тарихы аша аталар һәм балалар, байлар һәм ярлылар каршылыгы, агымга каршы бару кебек мәңгелек темалар чагылыш тапкан.

Тамашачылар белән очрашуга килгән күренекле актриса Дания Нуруллина исә тормышы һәм иҗат юлы турында бик теләп сөйләде. Аның һәр сүзен тамашачы шифа буларак кабул итте. Актриса әлеге очрашуга шәхси архивыннан тәүге уйнаган роле сурәтләнгән фотосын алып килгән иде. «1966 нчы елда Академия театрында эшли башладым. Миңа «Миркәй белән Айсылу»да Айсылу ролен бирделәр. Бик яратып уйнаган рольләремнең берсе ул. Бүген күргән видеоязмада Айсылуның әнисен уйнавымны күрдегез», - дип уртаклашты Дания ханым.

Кырык елдан артык әлеге театрда хезмәт итеп, яшь Айсылу роленнән аның анасы роленә кадәр күтәрелеп, йөзләрчә рольләр башкарган Дания ханым белән якыннан аралашу тамашачыларның күңелендә бик матур эз калдырды.

«Кино+Театр» проектының бу елда ахыргы чарасы 10 декабрь көнне «Мир» кинотеатрында узачак, режиссер Радик Бариевның «Сөясеңме, сөймисеңме...» спектакле видеоязмасы күрсәтеләчәк. Ул көнне тамашачылар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары – Татарстанның атказанган артисты Раил Шәмсуаров һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев белән якыннан аралаша алачак. Чара 12 сәгатьтә башлана. Билетларны Пушкин картасы белән алырга мөмкин.
Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз