1939 елның кышында, совет-фин сугышы вакытында, Татарстаннан булган солдат Зариф фин снайперы мушкасына эләгә. Зариф гади тормышта яраткан кызы Кәшифә белән җырлаган моңлы татар җырын көйли башлый. Фин снайперы Зыятдинга балачакта әнисе өйрәткән татар җыры таныш булып чыга. Совет солдаты Зариф белән фин снайперы Зыятдин әнә шулай кардәшләр булганнарын аңлап ала. Кемнәр алар бер-берсенә – дошманмы, әллә туганнармы? Бу мәңгелек сорауларга бер генә җавап бар: синең тормышыңда иң мөһиме – мәхәббәт булу. Мәхәббәт булганда гына яшәешнең мәгънәсе бар.