Казанда төрки кино көннәре

Татарстанда төрки кинога ихтыяҗ зур. Шул сәбәпле кайчандыр Халыкара төрки кино фестивале уздырыла иде, өстәвенә, ел саен тугандаш халыкларның кинотасмаларын Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә күрергә мөмкин. Бу кинофорумнар башка халыкларның күп гасырлык традицияләре, милли колориты белән танышу, төрекләр яки кыргызлар, үзбәкләр яки казахларның фәлсәфәсенә үтеп керү, аларның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, үзенчәлекләрен күрү мөмкинлеге бирә. Кинотасмаларның һәркайсы үзенчәлекле драма сюжетын тәкъдим итә. Быел 13-18 май көннәрендә «Мир» кинотеатрында төрки кино көннәрен оештыручылар татарстанлыларга әнә шундый мөмкинлек бирде.

Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән һәм Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан инициативасы белән уздырыла. Программа Төркия, Казахстан, Әзербайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Саха (Якутия), Хакасия һәм Татарстаннан иң яхшы кинотасмаларны үз эченә алган. Өстәвенә, кайбер фильмнар элегрәк Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә зур бүләкләр белән билгеләп үтелгән.

Тамашачыларның игътибары төрек киносына – милли тамырлар белән бәйләнешне югалтмаучы заманча Европа киносына юнәлтелгән. Төрек фильмнарында кискен социаль проблемалар яктыртыла.

Төрки кино көннәрен Япония белән берлектә төшерелгән Төркия тасмасы ачып җибәрде. Сүз режиссер Минутоши Танакның «Эртугрул 1890» фильмы турында, кинотасмада сүз Япония белән Төркия арасындагы дуслыкны ныгыткан ике тарихи вакыйга: 1890 елда Япония ярларында «Эртугрул» төрек фрегатын су басуы һәм 1985 елда Япон гражданнарын Ираннан эвакуацияләү турында бара.

Сүз уңаеннан, төрки кино көннәренә багышланган матбугат киңәшмәсендә Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан «Татаркино»га һәм шәхсән оешма җитәкчесе Миләүшә Айтугановка әлеге проектны оештыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм: «Без пандемия белән бәйле рәвештә фестивальләрне, концертларны, гомумән, иҗади чараларны уздырмаудан арыдык инде. Әлеге авыр чакларны онытырга вакыт. Төрки дөньяның уртаклыгы күп – тел, мәдәният, дин. Шуңа күрә без карый торган фильмнарда һәркем үзе өчен якын булган нәрсәләрне табачак».

Миләүшә Айтуганова төрки кино көннәренең барлык фильмнары да диярлек танылган халыкара фестивальләрдә әһәмиятле бүләкләргә лаек булуын билгеләп үтте. Чара ачылышында чын аншлаг булуы гаҗәп тә түгел. Мөхтәрәм кунаклар арасында Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фариддин Насриев, Татарстанда яшәүче төрки халыклар диаспорасы вәкилләре бар иде. Быелгы чара Төрки төбәкләр һәм Татарстан арасында мәдәни элемтәләрнең елдан-ел ныгуын тагын бер кат раслый.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз