«Мир» кинотеатрында «Миркәй белән Айсылу» спектакле язмасы күрсәтеләчәк

5 ноябрьдән башлап 10 декабрьгә кадәр Казанның «Мир» кинотеатрында «Татаркино» мәдәният учреждениесенең Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән берлектә тормышка ашырылучы «Кино+Театр» проекты чаралары узачак. Әлеге уникаль проект ярдәмендә экраннарда Камал театрының репертуарда булмаган легендар спектакльләре «җанлана».

3 декабрь көнне 12 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында режиссер Илгиз Зәйниевның «Миркәй белән Айсылу» исемле спектакле күрсәтеләчәк. Драма Камал театры репертуарында 2013-2018 елларда барды.

Шул ук көнне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина белән иҗади очрашу узачак.

Спектакльләренең видеоверсияләре рус субтитрлары белән татар телендә күрсәтелә.

Билетлар «Мир» кинотеатры сайтында һәм кассасында.

Билетларны Пушкин картасы белән алырга мөмкин.
Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз