«Милли мультfest» республика балалар кинофестивале җиңүчеләре билгеле

«Милли мультfest» республика балалар кинофестивале җиңүчеләрен «Мир» кинотеатрында бүләкләделәр.

«Биредә 15 районнан катнашучылар һәм аларның әти-әниләре, тәрбиячеләре килгән. Әти-әниләрсез һәм тәрбиячеләрсез бу фильмнар барлыкка килмәс иде. Бу зур хезмәт - сезнең алда баш иям», – диде сәхнәгә җиңүчеләрне котларга чыккан «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова.

«Милли мультfest» баланың туган теленә нык тәэсир итүче чара булып тора. Фестивальгә бай иганәчеләр һәм зур грантлар теләп калам. Иң мөһиме – миллионлаган аудитория телим. «Милли мультfest» халыкара дәрәҗәгә ия булган проектка әверелсә иде», – диде балаларны котларга килгән ТР Мәдәният министрлыгының бүлек җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов.

«Кыска исемлеккә кертелгән анимацион фильмнарны карап та Татарстанда анимациягә якты киләчәк фаразлап була. Без кинематографиягә дә зур үсеш телибез. Чөнки балаларның бу юнәлеш белән ничек кызыксынуын күреп торабыз», – диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгың Милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Халиков.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Дәүләт Советы депутаты, әлеге фестивальнең башлангычында торган Рамил Төхвәтуллин, Казан мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова һәм башкалар тапшырды.

«Татар телендә анимацион фильмнар» (балалар бакчасы):

I урын - «Керпе белән Куян», Казан шәһәре Идел буе районының 363 нче балалар бакчасының «Мультфильм – это просто!» студиясе;

II урын - «Бабайда кунакта», Алабуга районының 39 нчы «Киләчәк» балалар бакчасының «Чудокадрики» мультстудиясе;

III урын - «Ахмак аю баласы», «Шалунишка» 55 нче балалар бакчасының «Шаянкай TV» студиясе.

Махсус бүләкләр:

«Серле Казан», Буа шәһәренең «Кояшкай» балалар бакчасының «Нурчыклар» балалар мультстудиясе «Татармультфильм»ның студиясенең махсус бүләгенә ия булды;

«Чәк-чәк батыр», Актанышның 5 нче балалар бакчасы «Татаркино»ның махсус бүләген алды;

«Шүрәле баласы маҗаралары», Чаллы шәһәре, «Капитошка» 124нче балаларның танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомүмүстерешле балалар бакчасы, «Әкияткә сәяхәт» студиясе – «Үзенчәлекле идея өчен» дипломы;

«Дәү әнием сандыгы», Актаныш районы Яңа Әлем балалар бакчасы – «Халык авыз иҗатын заманчалыштырган өчен» дипломы.

«Татар телендә анимацион фильмнар» (мәктәпләр, студияләр):

I урын - «Рамазан Крузо», «А1002 анимация мәктәбе» АНО ДО «Академия цифрового творчества», «Хәят»;

II урын – «Буллит маҗаралары -1» һәм «Буллит маҗаралары -2», Әлмәт шәһәре «А1002 анимация мәктәбе» АНО ДО

III урын - «Ирек һәм Шүрәле», Питрәч районы Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбенең «ПЕСТРЛЯНДИЯ» мультипликация студиясе.

Махсус бүләкләр:

«Су пычрату турында», КФУның «IT-лицей» мәктәп-интернаты «Экология темасын яктырткан өчен» дипломына ия булды;

«Сказка про гномиков», Әлмәт шәһәренең «А1002 анимация мәктәбе» «Иң күп әкияте каһарманнар булган фильм» дипломын алды;

«Шүрәле», Балык Бистәсе районының Балалар иҗат үзәгенең «Чак-Чак» анимация студиясенә «Иң шаян анимацион фильм» дипломы тапшырылды;

«Ялгыз кечкенә Барс» мультфильмына «Татаркино» махсус призын тапшырды.

«Балалар өчен татар телендә кыска метаржлы фильмнар»:

I урын - «Кечкенә», Сарман районы Җәлил мәктәбенең «ДеTVора» интернет телевидениесе;

II урын – «Көндәлек тәртипне җимереп», Түбән Кама 2 нче мәктәбе укучысы Гөлсия Котдусова;

III урын - «Көрәш», Арча иҗат сараеның «Нур» балалар телестудиясе.

Махсус бүләкләр:

«Яңа ел әкияте» – Сарман районы 2 нче Җәлил мәктәбе «Иң романтик фильм» дипломы;

«Теләк» - Буа шәһәренең «Теремок» балалар бакчасының «Беренче адым» коллективына «Социаль кыйммәткә ия фильм» дипломы;

«Көлдермеш тележурналы», Казан шәһәренең 2 нче балалар бакчасының «Гөлбакча» коллективы;

«Кояшкайга сәяхәт» – Казан шәһәренең 162 нче балалар бакчасы «Иң тәрбияви фильм» дипломы;

«Олылар әйтсә, хак әйтә» – Балтач районының Норма балалар бакчасына «Актерлык осталыгы өчен» дипломы;

«Безнең герой», Питрәч районы Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбенең «ПЕСТРЛЯНДИЯ» мультипликация студиясенә «Хәрби-патриотик темасын яктырткан өчен» дипломы;

«Солдат хатлары», Апас районы Каратун мәктәбенең «Илһам» түгәрәгенә «Хәрби-патриотик темасын яктырткан өчен» дипломы.

Жюри рәисе - рәссам, аниматор, режиссер, сценарист, композитор Алексей Алексеев.

Жюри әгъзалары: Санкт-Петербургның кино һәм телевидение дәүләт институтының цифрлы медиа режиссурасы һәм анимацион фильм кафедрасы доценты, режиссер, рәссам-аниматор Владимир Ефимов, Әлмәт шәһәренең «DALINA graphics» студиясенең директоры һәм супервайзеры Айнур Дәүләтов, «Татармультфильм» анимацион үзәгенең баш режиссеры Сергей Киатров, Казан Дәүләт Мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы доценты, режиссер Юлия Захарова, Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәләхова.

Кинофестивальне гамәлгә куючылар: Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе; Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы; Казан дәүләт мәдәният институты.

Кинофестивальнең башкарма дирекциясе «Татаркино» дәүләт бюджет оешмасы.

Источник: Татар-информ
Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз